Роберт Миннуллин

Список книг автора Роберт Миннуллин



    Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!

    Роберт Миннуллин

    Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның бу китабына яңа шигырьләре һәм тәрҗемәләре туплап бирелде.

    Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

    Роберт Миннуллин

    Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан чыгарылган әлеге китап Татарстан Республикасы парламентының чирек гасырлык тарихын яктырта, авторның депутат буларак эшчәнлеген чагылдыра. Китап республика парламенты тормышын сурәтләгән тарихи фотолар белән дә баетылды.

    Малай-шалайлар

    Роберт Миннуллин

    Балаларның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллинның яңа китабы күпләр өчен көтеп алынган сөенеч. Аның шигъриятенә хас балаларча самимилек, шул ук вакытта шаянлык белән тапкырлык һәр укучыны үзенә җәлеп итә. Беренче карашка гади тоелган шигырьләрдә балаларга үгет-нәсыйхәт тә, гыйбрәт тә, хәтта тирән фәлсәфә дә бар.

    Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

    Роберт Миннуллин

    Әлеге китапта Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның төрле елларда язылган шигырьләре тупланган.