Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

ялгышмый, «Чулпан» колхозы фермасының әле бер, әле икенче утарына кереп чыктылар. Сыерлар семинар-киңәшмә уңаеннан бәйрәм кичерде: азыклар мулдан, ферма эчләре чиста, улаклар силос белән тулган, хәтта тегендә-монда ылыс ботакларына кадәр эленгән. Син, төркемнән арткарак калып, газетаңа бер-ике уңай материал алып кайтырга исәпләдең, савымчы кызларга сүз каттың. Алар, синең район газетасы мөхәррире икәнеңне белүгә, үз зарларын түгә башладылар:

      – И-и абый, хезмәт хакын күргән юк та юк инде ул еллар буена… – диде сәнәгенә таянган зәңгәр халатлы ханым һәм, төшкән тешен күрсәтүдән оялгандай, башын читкәрәк борды.

      – Менә бу улакларга су килми, – дип элеп алды аның янәшәсендә басып торганы һәм, калку түшен киерә-киерә, алгарак чыгып басты. – Ыстырам бит, сыерлар бер-берсенең сидеген эчәргә мәҗбүр…

      Аның сүзен өченчесе – кабарып торган зәңгәр халатының түшенә түгәрәкләп ямаулык салганы хупларга ашыкты.

      – Эчмичә, яларга куярдай тозы да юк бит аның, – диде тимер тешен күрсәтеп һәм авызын ялт кына сыпырып. – Без монда «юк»ка тук инде. Сәнәк дисәң сәнәк, резин итек дисәң, ул да юк. Өйдән алып килгән итекләр белән саз ерабыз. Беркемгә берни кирәкми. Кешем кешесемени без?!

      Сүзгә сәнәгенә таянган ханым кушылды:

      – Ике стакан сөт савып, безне газетага мактап чыга күрмәгез тагын. Мактау начальникларга гына килешә ул. Барлы кешегә бар да бар, йорт өстенә йортын да салалар. Ә безгә – шымытыр…

      Бу хәлләрдән соң сиңа, блокнот чыгарып, кулыңа каләм алырга туры килмәде. Фермадан чыккач, «вожак»лар артыннан кара күләгәдәй ияргән өер күздән югалган иде. Адашкан сарык сыман, як-ягыңа карандың. Җиргә убылдылармыни! Аптырагач, игътибарыңны авыл ягына таба юнәлттең. Авыл уртасында һәммәсеннән дә аерылып торган, мәһабәт, чыршы-нараттан салынган ике катлы йорт калыккан. Ферма кызлары искә төшергән рәис йорты шушыдыр инде дип уйлап куйдың. Тагын гаҗәпләндең, Тукбаев командасы ни арада әллә кая гына китеп югалды соң? «Кайсы ишектән килеп чыгарлар?» дип көттең.

      Шулчак якыннан гына җигүле ат арбасына бер-ике буш сөт бидоны салып, дырык-дырык узып баручы арык кына санлы бер агайдан сорыйсы иттең.

      – Карагыз әле, абзый, монда семинарда катнашучылар күренмәдеме? – дидең.

      Йөзен сары сакал-мыек баскан агай, сиңа таба борыла төшеп, башын ары табан изәде:

      – Бер төркем кешеләр әнә теге бәрәңге подвалына таба узып баралар иде… – диде.

      «Кызык, анда нием калган?» – дидең дә бәрәңге базына таба юл тоттың. Терлекчелеккә багышланган семинарның бәрәңге базына ни катнашы бар икән?

      Подвалга төшеп, беренче ишекне үтүгә, каршыңа ике каравылчы килеп чыкты.

      – Кая барасың?

      – Мин киңәшмәдә катнашучыларны эзли идем.

      Кепкасын кырын салганы, шикләнеп, кан сауган шар күзләрен уйнатып алды.

      – Син кем соң?

      – Районнан килгән кеше.

      – Районнан килгән кеше күп булыр ул.

      Шунда икенчесе, куш ияклесе сүзгә кушылды:

      – Анда һәркемгә керергә ярамый, абый.

      – Ник?

      – Председатель