Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

узган… Чем богаче бизнесмены, тем богатые будут пенсионеры…

      «Тот капчыгыңны! Бүгенге карак байлардан, коррупционер, бизнесменнардан шәфкать көтәрсең, бар…» – булды синең җавабың.

      – Ләкин аларны беркайчан да тегеләр белән чагыштырып булмый. Бизнесмен «Жигули»да йөрсә, пенсионер «Запорожец»та элдерә, бизнесмен «мерседес»та барса, теге «Жигули»да тәгәри. Тигезләп булмый…

      Мантыйгын югалткан Тукбаев капылт кына сүзен икенчегә борды:

      – Мин сорыйм икән, аны үтәргә кирәк, – диде. – Мин сайлауда бюллетень кәгазен алгач, име, кабинага кермим, туры урнага ташлыйм. Нигә кирәк ул? Кем керә, я так буду думать: «Әнә моны эчендәге теге еланы кытыклый, еланы кабинага чакырды», – дип. Аңладыгызмы, Алия Тутаевна? Сез керәсезме кабинага, әллә кермисезме?

      Үз исемен ишеткәч, Алия Тутаевна түшен күркә сыман кабарта төште, «Аллам сакласын!» дип торып ук басты, як-ягына каранды (әйтерсең итәгенә ут капкан), тизрәк җавабын да бирергә ашыкты:

      – Юк, кермим, Рәсим Юлаевич. Нигә анда кереп торырга? Хаҗәте юк аның… Бик белеп әйтәсез, Рәсим Юлаевич, сүзләрегез, әти киңәшләре кебек, алтынга тиң…

      – Менә рәхмәт. Әле син кермәү генә әйбәт түгел ул, Алия Тутаевна. Сезнең белән бер кеше дә кермәсә, ул чагында безнең район күрсәткечләре яшел чыга…

      Шушы урында ябык чыраен сытып утырган хакимият башлыгының икенче урынбасары Фаил Минһаҗевич, Тукбаев фикерләре белән килешергә теләмичә, хуҗа фикерен төзәтте:

      – Сайлау алай булмый бит инде ул… – диде.

      Тукбаев үз сүзеннән кире кайтырга теләмәде.

      – Юк, Фаил Минһаҗевич, – диде, – менә син кара әле. Анда өстәлләр артында утыра егерме кеше. Әйт, менә мин кабинага кереп тормыйм, исбатлар өчен, бюллетеньне алам да бөтен кеше алдында, аның ояты юк, теге коммунистны сызып куям да урнага ташлыйм. Кем икейөзле, шул кабинага керә, ул шикләнә, ул артына борылып карый. Мин шулай уйлыйм: димәк, аның эчендәге еланы кытыклый. Мин аның каравы белеп торам бу кешене. Шуңа күрә өчесе көнне ачык уен уйнаячакбыз: телевизордан күзәтеп, карап утырачакбыз. Кем керде, кем кермәде? Кергән кешегә сорау билгесе, зур тамга куела… – Тукбаев, сүзләренә яклау эзләп, залга төбәлде. – Югановны кеше алдында да сызарга була… Әйтеп торам бит, кемнең ояты бар, ул керми чаршау артына. Менә мин лично кермим. Анда берни юк, делать нечего. Әнә великий редактор Нәфис абый керсен… Менә шулай, барысы да сездән тора, сезгә бәйле. Бу юлы участок комиссия әгъзаларының җитмеш процентын үзгәртүне дә аңламадылар. Алардан нәрсә көтәргә? Миңа нәрсәгә Юганов?.. Укытучыларга, врачларга оят инде. Кемгә-кемгә… Колхозларда положение авыр, мескеннәр бит… Алты ай буена йөз тәңкәлек хезмәт хакларын ала алмыйлар. Ә укытучылар, матур итеп киенеп, сәгать тугызга гына эшкә барып, дүрттә кайтып китәргә яраталар… Врачлар тагын, хезмәт хаклары унбиш көнгә соңгарса, дөнья беткән шикелле, тавыш чыгаралар. Имейте совесть!.. Нәфис абый аны белә. Язмый гына газетына. Ул бит күрде типография өчен акча сорап, министрга ничә мәртәбә кергәнне. Бүген редакциягә