Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

нәрсә турында барачагын беркем абайламый. Җавап булмагач, Тукбаев түгәрәк башын туп чөйгәндәй итеп өскәрәк күтәрде дә сүзен дәвам итте: – Кайда ул минем бер миллион акчам? Юк ул, юк! Кемнеке бар? Кайсыгыз бирде бер миллион акча? Маннур, биргәнең бармы?

      Җәелеп, изрәп утырган «Алпар» колхозы рәисе Маннур көтелмәгән сораудан киң җилкәсен сикертте, янәсе, каян килсен акча. Һәм ул көр тавыш белән җавап кайтарды:

      – Бездә андый акчалар юк…

      – Юк шул, – диде Тукбаев, кызып китеп, һәм дәвам итте: – «Сельхозтехника», бирдеңме? – «Сельхозтехника» начальнигы Салих Сәлахиевичтан җавап ишетелмәде, аннары ул сиңа таба төбәлде. – Редактор! Син үзең биргәнең бармы?

      Син гаҗәпләнеп җавап кайтардың:

      – Бездә акча юк…

      – Юк шул. Миндә дә юк. Әгәр дә син болай иттереп, кешеләрне мыскыл итеп, ерунду яза башласаң, «приписка» дип, әй-йеме, мы с тобой не сработаемся.

      Син аптырап урыныңнан торып бастың да сорадың:

      – Рәсим Юлаевич! Ә кем язган «приписка» дип?

      – Син язган.

      – Нәрсәне?

      – Анда, «Байтирәк хәбәрләре»ндә, Нәфис Хаков дип куелган.

      Шуннан соң гына син сүзнең «Юану» монологы турында барганлыгын аңладың.

      – Куелса, ул бит – әдәби шаян язма, фельетон.

      Тукбаев каршы дәшүеңне ошатмады. Бәлки, сиңа да бүтәннәр кебек дәшми генә баш иеп утыру кирәк булгандыр. Болай сөйләшүең аның канын кыздыра гына төште.

      – Юк, – диде ул, аңларга да теләмичә, – анда син алай иттереп язып ятсаң… Монда бер кеше дә дурак түгел, син акыллы булгач та. Миңа менә монда утырганнарның илле проценты – ничә колхоз рәисе, җитәкче генә керде.

      – Нәрсә дип?

      – Почему болай язалар? – дип.

      – Рәсим Юлаевич, беләсегез килсә, моннан ун ел элек басылып чыккан язма ул.

      – Юк, белмим, белергә дә теләмим.

      – Бу хакта аерым сөйләшербез.

      – Аерым сөйләшмибез. Син монда кончай, син теге, язам дигәч тә… язарга әйбер күп ул. Кайбер кешеләрнең целлофан пакет белән күмер урлаганнарын да язып була алайга китсә. Этлеккә тәһарәт кирәкми…

      Син, аңышмыйча, «Кем урлаган? Минме?» дип сорамакчы идең, тыелып калдың. Гайбәтчеләрдән өстен буласың килде. Бервакыт, салкын өеңне җылытыр өчен, урамга бушаткан өемнән бер-ике брикетны сорап алып кайткан идең, димәк, шуны, урлаган дип, Тукбаевка төрләндереп җиткергәннәр. Сиңа суыкта катып үлсәң дә ярый икән. Ә алар урланган дәүләт акчасына йорт өстенә йорт җиткерсеннәр, хан сарайлары салсыннар. Син берни күрмә. Салкын өеңдә бөкшәеп утыра бир, мактап мәкалә яз, газетаңны матур итеп чыгар… Нинди кабахәтлек!..

      Тукбаев моның белән генә туктарга теләмәде, дәвам итте:

      – Әйе, син, давай, тегеләй иттереп, болай төрттереп, минем урынбасарларны мыскыл ит, шунда мине дә таптап кит хәзер…

      «Урынбасарлар» сүзе чыккач, өстәл артында әрләндәй утырып торучы Динар Ишкәевнең пеләше янә дә ялтырап китте. Тук чырае мөхәррирне сүккәнгә канәгать иде, шул кирәк сиңа