Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

гектарыннан кырык сигез центнер чыкты. Аны кырык бер центнер итеп бирдек. Икенче елга да эшлисе бар. Монда какой приписка? Отписка әле безнең. Анда син, Нәфис абый, язгансың «илле центнер урожай бирә торган җирләр бармыни?» дип. Бар. Җитмеш центнер бирә торганнары да бар. Тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының солы басуыннан алтмыш җиде центнер чыкты. Балан авылыннан күпме арпа чыкты әле? Илле алты центнермы?

      Сорауга Ишкәев җавап бирде:

      – Илле ике.

      – Илле ике генә булдымыни? – диде Тукбаев, бераз гаҗәпкә калып. – Бу приписка түгел, Нәфис абый…

      Һаман бер балык башын чәйнәү, исемеңне төрләндерү синең гайрәтеңне чигерде, түзмәдең:

      – Рәсим Юлаевич, вакланмыйк, юморны да кабул итә белергә кирәк инде. Анда «приписка» сүзе юк, Байтирәк районы диелмәгән. Аңа китсә, арттырып күрсәтергә тырышу кайда юк ул? Әзмени бездә пеләш колхоз рәисләре. Нәрсәгә үпкәләргә кирәктер, белмим. Юкка баш катырабыз.

      Шушы сүзләрдән соң Тукбаев, Динар Ишкәевкә тел-теш тидерәсе килмәүдәнме, күкерт кебек кабынды:

      – Ты кончай, безнең газетада ник басылган ул? Кайбер кешеләрне шиккә төшереп, рәнҗетеп. Чөнки анда…

      Ул, әйтәсен әйтеп бетерми, Ишкәевкә карап алды. Күп нокталар урынында яшерен сер барын соңыннан гына аңладың. Анда монолог героеның хатыны Ишкәев сөяркәсенең исеме белән туры килгән. Ишкәевкә шул ярамаган. Вәт комедия!

      – Монда дураклар юк, – диде Тукбаев. – Матур итеп эшләргә кирәк. Безнең эшкә болай да таяк тыгучылар күп. Эшлисе килмәгән ялкау кеше әллә нәрсәләр китереп чыгара ул. Чыгаралар бит әле, фәләннәр икмәкне Маридан ташый, дип. Кем күргән? Кем алып кайткан? Каян алып кайткан? Син дә алып кайтып кара. Кем кушмый?! Гыйнвар аенда фуражлары бетә бүтән районнарның, бер дә алып кайта алмыйлар… Шуңа күрә, җегетләр, эшләргә авыр. Булган урожайны күрсәтмичә дә булмый. Бүген менә автомашиналар артыннан йөрергә кирәк. Эшлиләр бит бүтәннәр, бартерлар да ясыйлар. Әллә ниләр кыланалар…

      Сүз бүтән юнәлеш алгач, янәшәңдә утырган автотранспорт хуҗалыгы башлыгы Чумзариф колагыңа иелә төшеп пышылдады:

      – Син аңа каршы дәшмә. Җүләрне котыртсаң, дөньяга сыймас, ди. Синең юмор-шуморыңны аңлыймыни мондагы урам командасы. Башыңны җүләргә сал да йөр, ул сәүдәгәр белән сүз көрәштермә. Шамакай бит ул…

      Тукбаев, кемне дөмбәсли башларга дигәндәй, иң артта сөйрәлүче «Алпар» хуҗалыгы рәисенә төбәлде.

      – Маннур, кая сөтең?

      Маннур Мансуров дәшмәскә булды. Эре гәүдәсен чак күтәреп йөргән рәиснең пошмаганлыгы Тукбаевның ачуын кабартты.

      – Нәрсә, үзеңне саваргамы? – диде ул аңа. – Басуыңа керсәң, бодаең үсмәгән. Басуларың пеләш… Әнә күрше совхозныкына кереп кара, нинди озын, билдән бит!

      Маннур дәресен белмәгән мут малай кебек торып басты. Тукбаев аңардан сорады:

      – Әйдә, җавап бир!

      – Рәсим Юлаевич, озын әйбәт түгел ул, – диде Маннур, бераз аптырап торгач. – Озынга бер дә кызыкмагыз сез.

      – Ник?

      – Озын