Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

сөрдең? Туган ягыңның патриоты булырга теләдеңме? Җүләр! Алар белән бер юлда йөрер өчен, намусыңа каршы килеп, дөм сукыр, чукрак һәм телсез дә булырга кирәк. Ә син телсез була алмыйсың… Районда Ишкәевнең кулы оста идарә итә. Ул инде моның җаен тапкан, партшколаны зерә генә тәмамламаган, Байтирәк күлендә шома балык кебек оста йөзә. Тешләсә, чәйнәп бетермичә туктамый. Әләк җыеп та ярый белә. Булганы шул… Мут әрлән! Көрәктәй салынган ике катлы ияген дерелдәтеп кенә ала да… Тукбаевка шул җитә кала, ул аның каршында акланырга керешә: «Курыкмыйм, миндә көч җитәрлек, – ди. – Кирәксә, мин аны җир белән тигезлим…» – ди. Аңладыңмы? Юк итәргә дә әзер. Күрдеңме Тукбаевның нинди «изгелектә» торганын? Аның көчле куллары җиңелмәс властька таянган. Ә син, шуны да белмичә, Шәмсиевнең «кабахәт» мәкаләсен газетаңда бастырасың. Районда сине тотып ашаудан аның рейтингы төшмәячәк, аны өстә ышанычлы кешеләре яхшы белә, яклап торалар. Ә сине кем яклар?.. Яшьлек мәхәббәтең Иркәме? «Тимә аңа, ул начар кеше түгел, кешегә яманлык та кылмый» дип каршы төшәрме? Белмим, аңарда тәүге саф хисләр сакланамы? Әллә аны да инде Тукбаевның байлыгы ымсындыртып яшиме?..»

      Шушы минутта ихтыярсыздан бүген төшенә кергән ут телле Аждаһа елан янә Нәфиснең күз алдына килде. Таудай чүмәлә оясын туздырып, вулкандай атылып чыккан Аждаһа аны, өстән торып, һаман да сагалый сыман. Кояш нурларында ялтырап-ялтырап киткән озын сыны бөгелә-сыгыла туглана. Ул кырыс, Тукбаевча яный. Җир өстендә күренмәгән озын койрыгы кайларга гына барып тоташмагандыр? Әйтерсең ул – җир хуҗасы, бар дөньяны колачлап, чолгап алырга җыенган да зәһәрен чәчеп золымлык кыла: «Син – корбан!.. Ха-ха-ха! Байтирәккә Тукбаевлар, минем кешеләр хуҗа!..»

      Кем, кем син, Аждаһа? Вәкаләтең нидән гыйбарәт? Әллә син йоткан вак еланнарның берсе Тукбаевмы? Димәк, алар синең канат астында, син булганда, аңа да җил-яңгыр тимәячәк. Таянычы булгач, ул юкка гына «Власть она не победима!» дип оран салмый. Ә Нәфис, – аныңча, бер чебен! Ялгыш кына Байтирәк пәрәвезенә, аның үрмәкүч тозагына эләксәң, димәк, ул – Тукбаев, Ишкәевләр корбаны… Син алар белән чамалап эш ит!..

      Нәфиснең бу сәер уйларына эчке «мин»е каршы төште: «Юк, син өркеп, куркып калма! Коллыкка юлдаш булу синең эш түгел. Акыл, сәләтеңне беркем дә тартып ала алмас. Намусың кушканча эш ит! Ишкәев, Тукбаевлар көен көйлим дип түбән төшмә. Мескен тычканнан явыз күсегә әверелгән карак-бандитлардан заман герое ясарга тырышма, ул синең йөзне, каләмеңне бизәми. Ни булса шул, үз кыйблаңны тот!..»

      Үз-үзен рухландырган уйлары сиздермәстән аны дәртләндереп җибәрде, адымнарын кызулый төште. Шулай да бу халәте озакка бармады, күңелендә баш калкыткан икенче уйлары янә кәефен кырды. Тукбаев «мунчасы»ның суынып өлгермәгән таш кызуы, парландыра-парландыра, аны артыннан куамыни: «Кто не с нами, тот против нас!» Бу сүзләр аның теленә каян килеп керде икән? Белә микән ул бу гыйбарәне кем кулланганын? Без ни гомерләр фәрештә итеп күргән, исеменә ләббәйкә укыган Ленин сүзләре (әле аныкы гына булса) ни аңлатканын? Ул сүзләрдән вәхшилек, террорлык рухы аңкый. Димәк, Тукбаевча булмаса,