Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

иртәгә, җәза срогын тутырып, иреккә чыгачак. Аның шушы таш казаматта биш ел гомере әрәмгә узды. Уйлый калсаң, шулвакыт эчендә күпме иза чигүләр, күпме түбәнсетүләр башыннан кичмәде?! Һәммәсе хәтергә онытылмас булып уелып калган, җанга сеңгән. Төрмә төрмә шул инде ул. Кунакка барып, бәлеш ашау түгел. Анда ашаганыңны да костыралар…

      Монда, шушы соргылт стеналар эчендә, ярсуларын нишләтергә белмәгән тоткыннарның күпме нәфрәте кайный. Тоткыннар өере өнендә хөкем сөргән халәт үзенә бертөрле. Чит-ят, тискәре корылмалар белән корылган, ул синең рухыңны үзеннән-үзе бетерә, үзенә бөтереп ала да сине даими киеренкелектә тота һәм сиздермәстән, әкрен-әкрен җаныңны талкый. Монда, исән-имин калу өчен, туктаусыз көрәш бара… Өзлексез бер ачылып, бер ябылып торган тимер ишекләр тавышы, сиңа яманлык, җәбер-золым алып килгәндәй, йөрәгеңә чаң суга, миеңне тондыра. Чалт та чолт кистереп бикләнгән тимер келәләр үзәгеңне өзеп телеп-телеп ала, җирсетә, авыр уйларга сала, каһәрли…

      Ул бу ирекне бик көтте. Байтирәктә яшәүче рәхим-шәфкатьле хатыны Резеда сагындырды. Аның күңелне күтәреп чәчәк аттырган мөлаем йөзе үзенә гел ымсындырып торды, назлы йомшак карашлары җанына шифа бирде… Тагын әтиләрен зарыгып көткән, берсеннән-берсе матур улларын – Азат белән Ихтыярны бик күрәсе килде аның. Һәммәсе хакына, тормыш чәчкәсенә кырау төшермәс өчен, калын-калын бозларны да сулышы белән эретергә әзер иде ул.

      Зинданда узган биш ел эчендә күп нәрсәләрне аңлады Борнаш. Аеруча Җәза кануннары белән эш итәргә яраткан хөкемдарларның гаделсезлеге, намуслары ришвәткә сатылып керләнүе, шулай яраклашкан адәмнәрнең уй-гамәлләре – барысы, барысы да аның дөньяга карашын тиз үзгәртте. Хәзер ул элеккеге Борнаш түгел. Тормышка яраклашкан комсыз ерткычларны – адәм актыкларын – төс-кыяфәтләреннән таный, күз карашларыннан, сүз сөрешләреннән үк сизә. Аларны үзенчә күрә, тоемлый… Әмма йөрәк ярасы үзенең барлыгын сиздерә. Күкрәк читлегендә көлдәй пыскып, сүнми янып торган шул нәмәрсәкәй кипкән чүмәлә астыннан янып чыккан ялкындай дөрләп китә дә янә йөрәкне ялмап ала, бәгырьне телгәли башлый һәм, җилдәй учак көлендә актарынып, сине уйларга сала…

      Борнашның уй йомгагы ул үзен белә башлаган көннәрдән үк, туптай атылып, туган авылы Суширмә урамнарына тәгәрәп килеп чыкты да, сүтелә-сүтелә, аны үз артыннан ияртеп алып китте…

      Буйчан, ябык егетнең ялантәпиләре яшел чирәм өсте буйлап түбән очка таба чапты да чапты. Аңа авылның һәр тыкрыгы, һәр сукмагы таныш, якын. Уң якта, аларның бакча артыннан гына, тау астыннан югары оч чишмәсе ага. Аның ике таш арасыннан ургылып аккан мул суы бүтән чишмәләрнекенә караганда икеләтә тәмле, ә шифасы турындагы сүзләр, бабайлар теленнән күчә-күчә, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Тешләрне энҗедәй саф саклый, бөер ташларын эретә, диләр. Шулай булмаса, олы юлдан Байтирәккә баручы-кайтучылар ул чишмәгә тукталырлар идеме?! Ул да бит сагындырган шул чишмә суларын эчеп үсте, егет булып ныгыды. Мөлдерәмә тулы чиләкләрне тау астыннан күтәреп алып менде, суын терлекләргә дә эчертте. Ә җәйнең матур көннәрендә Аксу