Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

– Президент аппаратыннан елап чыкты. Үз күзләрем белән күрдем. «Все идите туда…» гына дигәннәр. Кем сайламаган, аңа берни юк, дигәннәр. Никаких акча! Власть – не победима! Власть дядя Эльста. Аларда бөтен корал. Көт, сул кулы белән менә болай иттереп, чыгарып тоттырыр Елесев Югановка. Ботка ясап бетерә, власть не отдадут. Неужели мы этого хотим? Ну, что доказал Чечня? Бөтен халкы үлеп беткәч… Гомер ике килми бит. Ул халык мескен балаларын Елесев белән сугышып үтерергә дип үстермәгән бит?! Ун, утыз, кырык яшьлек кешеләр үлеп бетте. Неужели сез шуны аңламыйсыз? Әз генә дурак булырга кирәк бит инде. Менә хәзер Югары Советка сайлаулар көтелә… Алай булырга кирәк түгел, киресен сукаларга… Ничек шулай була, Динар Хамаевич? Менә шуны аңлата алмыйм. Ничек шулай була, Нәфис абый? Җаныкаем, нәрсә җитми? Нәрсә җитми? Әйт, нәрсә җитми? Бирәм…

      «Машина бир!» – Нәфис башына килгән бу уен әйтергә тыелып калды, Тукбаевның кызган ташына су сибәргә теләмәде. Тукбаев күңеленә Динар Хамаевич коткы саласын сизде, ул үзенең сәясәттә саксызлык күрсәтмәвен аңлатырга тырышты.

      – Шәмсиевнең ул мәкаләсендә баш китәрлек әллә нәрсә юк бит инде, Рәсим Юлаевич, – диде Нәфис. – Сайланачак президентның һәрьяктан лаеклы булуын теләп, акыллы теләктәшлек белдерү генә бар хаклы рәвештә. Ул мәкалә сездә шундый реакция тудырыр дип һич уйламаган идем.

      Шушы урында, ниһаять, кипкән тараканга җан кергәндәй, Фаил Минһаҗевич калкынып куйды, аның ябык, төссез чырае көлсулана төшкән.

      – Шул мәкаләне бастырып, – диде ул, Нәфискә чекерәеп карап, – как будто, в мировом масштабе проблема чишәсез инде… Сезнең ул карт корреспондентыгыз хәзер ничә яшьтә? Җитмештәге пенсионер, беләм, газетага күптәннән языша, шизофреник бит ул, аңа ничек тә ярый… – Ул, ризасызлык белдереп, мыскыллы көлде. Шушы мәлдә аның шыр сөяк яңаклары, төссез чырае җирәнү хисе тудырды.

      Тукбаев, утка пешкәндәй, кулларын ялт та йолт уйнатып, сүзен урынбасары фикерләренә бәйләп алып китте.

      – Тукта әле, Фаил Минһаҗевич, мин аңлатып китим, – диде. – Раз Шәмсиев язган икән начар дип, язсын. Бу аңа ответ бирсен как редактор. Менә бер битендә яманласа, икенче битендә мактап язарга тиеш иде бит ул. Менә тегеләй, менә фәлән, дип. Безнең районда «перестройка» бара, дип. Җитмеш ел яшәп, «Калач» колхозында асфальт юл юк иде, шуны төзеп куйдык. «Калач» колхозында газ юк иде, газ керттек, дип язарга тиеш иде. Җитмеш ел, җитмеш ел коммунистлар партиясендә яшәдек, «Калач» колхозы юл күрмәде, дип язарга тиеш иде. Ындырлыларга партия җитмеш ел диктовать итеп карады, җирләреннән кырык центнер икмәк алганыбыз юк иде, менә «перестройка» булгач, кырык центнер икмәк алдык, терлекләрнең баш санын арттырдык, дип… Шуларны язсаң, мин аңлар идем. Хотя бы бергә-бер язарга кирәк иде. Неужели сез аңламыйсыз?.. Ну, что вы доказываете? Что вы доказываете?..

      Аның түземлеге соңгы чиккә җитте. Тукбаевның шул дәрәҗәдә кызганын яхшы сизенгән Динар Ишкәев, үз корбанын посып көткән төлкедәй, чүмәлә астыннан ут йөртергә җай тапты.

      – Нәфис абый ниндидер агымга ияргән ул, – диде, ике катлы ияген кагып. – Аның менә ниндидер бер