Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

вакытлыча, өч тиенгә дә тормый, ксерокс ул. Аңа ышанып газета чыгарып булмый. Аның белән ровно өч ай газета чыгарырга мөмкин, ровно өч ай! Аңа университет тәмамлаган кеше, наладчик кирәк. Короче, аңа ышанып газета чыгарып булмый. Ышаныгыз миңа.

      Моңарчы тыштан тыныч кына, икенче ияген салындырып утырган Динар Ишкәев хуҗа фикеренә каршы төшәргә базмый гына телгә килде:

      – Менә монда Рәсим Юлаевичны да аңларга була, – диде ул, Нәфисне күзәтеп. – Үзегез уверенныймы соң, или Абагада, или бүтән җирдә, күрше районнарның берсендә, газетагызны чыгара алачаксызмы? Әгәр дә здание кулланган вакытта…

      Кабак баш Ибәт Ишкәев абыйсы сүзләреннән соң батыраеп китте дә үз тәкъдимен җиткерергә ашыкты:

      – Нишләп без газетаны Абагада чыгарабыз? Абага компьютерга күчсә җиңелрәк тә. Алар хәзер хәреф җыю машинасын тулысы белән безгә бирәчәкләр. Юк, безгә Абага типографиясе якынрак та…

      – Монда бу мәсьәләдә проблема юк, – дип бүлдерде Тукбаев. – Газетаны бастырырга Абагада да, бүтән районда да, Казанда да көтеп кенә торалар. Акчаң гына булсын… Йә, өч йөз илле миллионга компьютерлар ала калганда кая куябыз? Аңа тәрәзәсе тимер рәшәткәле бина кирәк, специалистлар, тегесе, монысы. Кәгазь саклый торган склады, слесаре, чүкече-мүкече… Сөйләргә җиңел ул…

      Ибәт хуҗаның үзенә ясалган ишарәсен аңлап тыелырга булды. Тукбаев әйткәннәре белән генә чикләнмәде.

      – Моңарчы компьютер юк иде, газета чыга иде бит! – диде. – Без шул акчаларга бина төзеп калдырсак, әй-йеме, аннары җитмеш процент вопрос решён будет. Утызга кала. Да, бүген йөз процентка үзебездә газета чыгара алмыйбыз. Здание булгач, компьютеры да булыр. – Ул башын мөхәрриргә таба борды. – Газетаның тиражы күпме әле?

      – Мең ике йөз, – диде Нәфис.

      Шулвакыт Ибәтнең кабактай башы калкып куйды, һәм ул, әңгәмәгә кушылып:

      – Абагада газетаның тиражы өч мең, – диде, мөхәрриргә әләк ташлыйсы килеп. – Өч тапкырга артыграк!..

      Ибәт Ишкәев Тукбаевтан һич көтмәгән җавапны ишетте:

      – Ибәт Хамаевич, синең эшләмәгәнлек бу. Абагада өч мең дисәң дә, халкы безнекеннән өч мәртәбә артык түгел бит…

      Ибәтнең авызы томалангач, Тукбаев тәрәзә яныннан йөреп килде дә:

      – Бер фикергә килик, Нәфис абый, – диде. – Нишлисең? Нишлик?

      – Бина кирәк, – диде Нәфис, өзеп.

      – Хәзер Хәбиб Хаевичны чакыртам, ун да уникеле бинаны эшләп куябыз. Урынын ачыклагыз… – дип боерды Тукбаев.

      Ат аягын дагалаганда, бака ботын кыстыра дигәндәй, сүз түгәрәкләнергә генә торганда, Ибәт, акай күзләрен ача-йома, ачык калган калын иреннәрен шапылдатты.

      – Абагалыларның иске типографиясе бетә компьютерга күчкәч, – диде.

      Аның бу сүзләре белән килешмәгән Тукбаев тавышын күтәрә төште:

      – Акча кирәк булгач басарлар… – диде.

      Инде сүз шушының белән төгәлләнгәндер дип, Нәфис сорап куйды:

      – Рәсим Юлаевич! Миңа китсәм ярыймы?

      – Утыр! – диде Тукбаев аңа катгый гына. – Менә нәрсә, Нәфис абый, хет шунда чукынып китегез,