Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

күзәтеп тора, һәр тавышка колак салып утыра. Шымчылыкның аргы ягына чыккан. Кашлары төксе генә җыерылган, карашлары аска текәлгән. Үзе ниндидер кәгазьләр актаргандай итә. Мин кем дигәндәй, түшен киергән, уклау йотканмыни. Аның тикшерү органнарында эшләгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Ул, бирегә килгәнче, район прокуратурасында тикшерүче, аннан бераз прокурор ярдәмчесе булып та эшләп алды. Аңа, шунда эшләгәндә, «Кылчык» дигән кушамат тактылар. Күрәсең, төксе карашларын җыера-җыера, допрослар алып, кемнәрнеңдер йөрәгенә кылчык булып кадалгандыр. Прокурорлыктан Чутый Бараев пенсиягә киткәч, аның урынына калырга өметләнеп йөрсә дә, планнары барып чыкмады, аннары, үте сытылган кешедәй кара көеп, монда килеп утырырга мәҗбүр булды. Кызыл рухта тәрбияләнеп, дөньяга кызыл яссылыкта гына карарга ияләнгән Тәкәевкә карьера бик кирәк иде. Ул сәркатип кыз тәкъдименнән соң бабайларны үзенә дәште, аларны каршысындагы урындыкларга утыртты.

      Иң элек медальле картка мөрәҗәгать итте:

      – Сез каян килдегез, бабай?

      – «Инеш» кооперативыннан.

      – Фамилияң?

      – Габдуллаҗанов булам, участник…

      – Нинди йомыш белән килдегез?

      – Йомыш шул: безнең авылга газ кермәгән әле, ә минем кышлыкка утыным җитми. Катып үләсе килми бит, энем. Утын кирәк. Шул хакта Рәсим Юлаевичка кереп чыгармын дигән идем.

      – Авыл Советы рәисенә мөрәҗәгать иттегезме соң?

      – Итмәгән кая! Ул, кайчан килсәң дә «Булыр, булыр!» – ди. Аның «булыр»ы белән генә урманнан утын кайтмый бит… Мин – сугыш инвалиды, карчык белән икәү генә яшибез. Инде көч-егәр калмады…

      – Аңлашылды, – дип бүлдерде картны Тәкәев. – Моның өчен генә район башлыгына кереп йөрмәгез, рәисегезгә үзем шалтыратып әйтермен…

      – Ә-ә, шулай дисеңме, – диде карт, бераз җанлана төшеп. – Ярар, алайса, ярар. Онытмассыз микән соң?

      – Юк, монда язып куям, – диде Тәкәев, өстәлендә яткан блокнотына ишарәләп.

      Һәм ул картның торып чыгып киткәнен дәшми генә көтте. Аннан түбәтәй кигән башын пәке белән ялтыратып кырган, шадра йөзле картка текәлде.

      – Главага нигә дип кермәкче идегез?

      Кылчык Тәкәевнең маңгайга бәреп әйткән соравыннан картның, сүзе чыкканчы, кыска сакаллы ияге дерелдәп алды, әйтерсең аның иреннәре пеште.

      – Безнең Көмешкә авылында зират тотылмаган, – диде ул, бераз һушын җыеп. – Ташландык хәлдә. Каберлекләр өстен маллар таптап йөри, кадерсезли. Шушы хәлне төзәтеп булмасмы дип килгән идем.

      – Зиратыгызны нигә тотмыйсыз соң?

      – Бу сорауны, энем, безнең авыл Советы рәисенә, Үтәй Зарифына бирергә кирәктер. Мин бу турыда әйтә-әйтә туйдым инде. Аның тегеннән-моннан кайтып кергәне юк. Ачкан кибетенә товар ташудан бушамый. Әйткәч, ике кулын җәя дә: «Минем кулда печать кенә бар, бөтен материаль байлыклар эшче көч хуҗалык рәисендә, аннан сорагыз», – ди. Бер печатен саклаганга умырып акча ала белә, ә кырган эше юк… Нишләргә соң?

      Бу минутта Тәкәевнең җыерылган