Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

урнашу мәсьәләсен уйлап, танышы Әсгатьне исенә төшерде дә, кесә телефонын чыгарып, аңа шалтыратасы итте. Номерын җыйгач, аргы телефонда хатын-кыз тавышын ишетеп гаҗәпкә калды.

      – Алло! Сезгә кем кирәк?

      – Миңа Әсгать кирәк иде, – диде Хәлим.

      Беразга тынып калган хатын-кыз тавышы янә яңгырады.

      – Сез кем буласыз?

      – Хәлим. Без Әсгать белән танышлар идек. Ул миңа шалтыратырга кушкан иде. Ә сез кем буласыз соң?

      – Әсгатьнең хатыны.

      – Гафу итегез, аның белән сөйләшергә мөмкинме?

      Аргы телефондагы тавыш тынып калды. Аннары гына Кәримәнең әкрен генә җирсеп, сыкрап чыккан тавышы ишетелде:

      – Әсгать үлде бит…

      – Ничек?

      – Аны машина бәрде… – Шунда ук өзелгән телефон «пип-пип» килде.

      Көтелмәгән хәбәрдән аптырап калган Хәлим, аяклары тартышкандай, бермәл атлап китә алмый торды. «Ни кызганыч!..» – диде ул, Әсгатьнең вакытсыз үлемен авыр кичереп. Тик Хәлим аның тормышында булган хәлләрдән бихәбәр иде.

      Бүген чүплек тавына кайтырга ашыкмаган Хәлим, як-ягына карамый, урам буйлап барды да барды.

Яшәсен иде авыл…

      Хәлим, хатыны юкка чыгарган паспорт, документларын яңадан алу хәстәрен уйлап, район үзәгенә кайтырга булды. Ул юл уңаенда башта туган авылы Үзәнлегә кереп чыгасы итте. Аңа анда авыл Советыннан бер белешмә кәгазен алырга кирәк иде.

      Ул кайтып, авыл Советыннан кирәкле белешмәне кулына алгач, хәзер кая барырга дигәндәй, урам уртасында басып калды, аннары үзе яшәгән йорт-нигез урынын да күреп китәсе килеп, авылны урталай бүлеп торган озын гына Пызул урамына таба юл тотты.

      Монда аңа һәммәсе якын, таныш. Туган авылы аны ниндидер күзгә күренмәс җепләр белән тартып тора, кайткан саен рухын күтәреп, күңелләрен канатландырып җибәрә, төрле-төрле хатирәләр уята. Авыл үзенчә беркөе генә яшәвен дәвам итә. Ара-тирә яңа йортлар, яңа каралтылар калкып чыккан. Эшкә булган, кулыннан килгәннәр, иртәгесе көннәрен кайгыртып, тырыша бирәләр. Авылда эшкә кытлык тугач, кемнәрдер шабашкага йөреп акча юнәтә, кемнәрдер үзенә кулай эш эзләп читкә чыга, шәһәр тирәсенә барып эшли. Башкача ни хәл итәсең, колхозлар таралгач, техника заманында юньле эшне кемгә генә җиткерә аласың? Шунысы куанычлы: барыбер дә аларның күбесе туган авылын, туган җирләрен оныта алмый, ата-ана гомер кичергән нигез-йортларын ташлап китми, шунда куанып яши, хезмәт итә бирә.

      Хәлим, нигезләре җиргә иңеп, капкалары кыйгаеп салына төшкән йортларга күз салгач, анда яшәүчеләргә карата кызгану хисе дә кичерде. Ул йортларда аеруча карт-корылар, ялгызлар яши. Алар көн тууга, еш кына, сагышлы күзләрен тәрәзәләргә төбәп, читтә яшәүче улларын йә кызларын кайтып килмәсләрме дип көтәдер, кайсыберсе ерактагы туганнарының да хәлләрен беләсе, йә булмаса, күреп каласы иде дип тә уйлыйдыр. Олыгайгач, бу дөнья хәлләрен, иртәгә ниләр буласын кем генә белеп бетергән соң?.. Юкса тәрәзәләргә баккан сагышлы күзләр, укый белсәң, күп нәрсәләр турында сөйли. Аннары алар, сагынулар кичерә-кичерә, башларыннан узганнарны