Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

– дип дәвам итте ул, – бушатылган полиэтиленнарның урынын билгеләп йөргәндә, ике ир килеп чыкты. Берсе киң җилкәле таза гына, икенчесе чандыррак, йөзе кара көйгән, усал карашлы. Болар чүплек «хуҗа»лары булып чыкты. Кемнәрдер тарафыннан ул чүплек дигәннәренә кадәр бүленгән икән.

      Кәримәнең сабырлыгы төкәнде.

      – Шуннан нәрсә булды? – диде ул.

      – Тегеләр миңа: «Нишләп йөрисең монда?» – дип бәйләнделәр. Ник килгәнемне әйткән идем, тазасы, кабартма битлесе, башта авызын җәеп, кычкырып көлде. Аннары миңа җикеренде: «Мужик! Йөрмә монда, ди. Үзеңне дә полиэтиленнарың белән чүплеккә күмеп куярбыз», – ди.

      Бу сүзләрдән соң Кәримә, болай да саулыкка туенмаган ире өчен борчылып, тавышын күтәрә үк төште:

      – Менә йөр һич кирәкмәгәнгә, – диде ул һәм пауза ясап өстәде: – Әҗәл эзләп… Ни булганын, кайда икәнеңне дә белә алмабыз.

      Кәримә ире сөйләгәннәрен, аның үсмер чагында, Монголиядә яшәгәндә, кышын далада ач бүреләрдән куркып йөкле чана астына кереп качканлыгын, эзләргә чыккан әтисе аркасында гына көчкә исән калганлыгын исенә төшерде дә янә шелтәләде:

      – Чүплектәге ике аяклы «бүреләр» алар икенче, – диде. – Сиңа нәрсә җитмәгән? Мине ялгыз калдырасың киләме?

      Әсгать хатыны орышканда тынып тыңлап торды. Аннары кыен халәтеннән чыгарга теләпме, аклангандай әйтте:

      – Ярый әле, мин аларга спирт биреп котылдым, – диде.

      – Спирт кына коткарыр, бар… – диде Кәримә, иренең сәер фанатиклыгына гаҗәпләнә төшеп. – Бик хаҗәт идең, саруларын кайнатып йөрсәң, чүплеккә күмеп тә куярлар. Эзлә аннары…

      Хатыны кисәтүләреннән бераз тынып торгач, Әсгать үз яңалыгын ирештерергә ашыкты.

      – Беләсеңме, мин шул чүплектә кемне очраттым?

      – Кемне инде?

      – Моторлар төзү заводында бергә эшләгән конструктор Хәлимне.

      – Каян килеп чыккан ул анда? Синең кебек полиэтиленнарны эзләпме?

      – Юк. Ул анда үзенә парник сыман «йорт» корып, яшәп ята.

      Кәримә ышаныр-ышанмас сорады:

      – Ничек? Үзе инженер-конструктор, үзе чүплектә яшиме? Булмаганны. Нием калган аңа анда? – Кәримә үз сорауларына җавап эзләгәндәй итте дә янә икенчесен бирде: – Хәлимең бомжга әйләнмәгәндер бит?

      Әсгать алтын куллы Хәлимгә «бомж» ярлыгын тагасы килмәсә дә, чынлыкта шулайрак икәнлегенә инанып, гаилә зилзиләләреннән соң мөшкел хәлгә калуын, чүплек «хуҗа»лары тирәсендә кайнашып яшәвен кызганып, хатыны соравына болай дип җавап бирде:

      – Урамда калгач нишләсен? Бомжга да әйләнерсең…

      – Аның хатыны булгандыр ич? – диде Кәримә, кашларын җыера төшеп.

      – Бар, – диде Әсгать. – Күрәсең, тыныша алмаганнар… Үзенекен үзе беләдер инде. Без аның белән телефон номерларын алыштык. Аны эшкә урнаштырып булмасмы? Хуҗага кереп чыгам әле. Ул башлы кеше, чүплектә яшәп әрәм булуы бар…

      Кәримә үз-үзенә нәтиҗә ясады: «Бераз гына үзе турында кайгырта, җитди була беләме инде бу? – дип ире турында уйлады. – Кеше көен көйләп бетереп буламыни ул!» Аннары сүзен икенчегә борды.

      – Беләсеңме, Әсгать, – диде, – соңгы вакытта безнең әти,