Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

җир, байлык җитми, күрәсең. Алар үзләре, читтән генә, кемнәрнеңдер күңелләренә коткы салып, үз файдасына җинаять эшләрен эшли бирә, сугышка өнди… Шушы тамашаларны ачынып караган Гөлсем: «Бу нинди мәгънәсез сугыш?» – дип уйлады һәм ихтыярсыздан урам эскәмиясендә бергә утырып сөйләшкән Хәлим сүзләрен исенә төшерде: «Комсыз түрәләргә байлык, власть җитми… Аларның башкаларда эше юк, «минеке генә булсын!..» Күрәсең, ул белеп әйткәндер, тормышка булган карашлары да чынга охшаган…

      Гөлсем, йөрәк бозганчы дигәндәй, телевизорны барып сүндерде дә кичке аш-су хәстәренә кереште.

      Ул, ашларын пешергәч, ипигә дип кибеткә җыенды. Ишегалдына чыккач, бергә утырып ял иткән эскәмиягә күзе төшү белән, янә Хәлимне исенә төшерде. «Ул иртәгә дә бу эскәмиягә килеп утырыр микән?» – дип уйлап куйды. Хәлим кайсы ягы беләндер аның Хәерҗанын хәтерләтә иде. Ул үзе карап торырга тел-теш тидерерлек түгел. Буй-сыны, чибәрлеге бар. Болай акыллы, намуслы да күренә… Күрәсең, тәртипле гаиләдә тәрбия алган. Нигәдер тормышы гына көйсез килеп чыккан, хатыны белән килешә алмаганнар… Шундый ир урамда калсын, чарасызлыгыннан чүплектә яшәргә мәҗбүр булсын инде… Менә сиңа Даһи Хәлим! Кайда син хәзер? Кайсы почмакка посып, ниләр кичерәсең?

      Шуның ише сораулар Гөлсемне юл буе кибеткә кадәр озата барды.

Соклану

      Иртә. Тып-тын. Офыктан күтәрелгән кояш нурлары шәһәр йортларын, урамнарда үсеп утырган агачларны көзге төсләргә манып балкыткан. Ишегалдындагы бер эскәмиягә утырган ике зат, ир белән ханым, ачылып китеп, үзара сөйләшә бирәләр. Аларның берсе – Хәлим, икенчесе – Гөлсем. Гөлсем урам себеркесен эскәмия читенә сөягән. Гаҗәп хәл: алар янә биредә очрашканнар. Иң куанычлысы шул: бүген икесенең дә йөзләре шат, күңелләрендә күтәренкелек хөкем сөрә.

      – Син бүген бәйрәмчәрәк киенгән әле, – диде Гөлсем, Хәлимнең тышкы кыяфәтенә күз салып.

      – Тырыштым инде, – диде Хәлим, ярым шаяртып, шул ук вакытта уенын-чынын бергә кушып. – Гөлсем тикле Гөлсем янына очрашырга кил дә… Аннары ничек була инде ул?

      Гөлсем сөйкемле йөзен балкытып алды да, Хәлимне ярты сүзеннән аңлап:

      – Болайлар иттереп зурлавың өчен рәхмәт инде, – диде, – сүзләрең ихластан булса…

      – Ихластан, Гөлсем, ихластан, – диде Хәлим һәм ул, сүзләрен чын күңелдән әйтелгәнлеген ышандырырга теләгәндәй, эскәмия читендәге Гөлсем кулына кулын тидереп-тидереп алды. Моңа Гөлсем тартынмады, гадәти хәл дип кенә кабул итте. Хәлим исә, форсаттан файдаланып, болай дип тә өстәп куйды: – Кулыгыз кайнар икән…

      Гөлсем аптырап калмады, көлемсерәп җавап бирде.

      – Кайнар булмыйча… – диде, эчке горурлык та сизеп. – Йөрәгем яшь ич әле минем…

      Хәлим ихтыярсыздан аның йөзенә төбәлеп карап алды һәм, җаваптан канәгать калып:

      – Сез үзегез дә яшь, билләһи, – диде. – Әле йөзегездәге яшьлек төсләрегез һич тә уңмаган… – Хәлим бераз уңайсызлык сизеп өстәде: – Мин генә картаеп барам бугай, яшәртүчеләр булмагач…

      Гөлсем