Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

килеш утырып тора. Бу ни хәл? Әсгатьнең йөрәге менә чыгам, менә чыгам дип кага башлады. Шөбһәләнүеннән чигәләре кысылды. Шулай да ул әтисенә таба ашыкты, якынайгач, яр буена сикерде. Бер-ике адым калгач, янә дәшеп карады: «Әти! Әти, дим!» Юк, Хәбир ишетми, һәм ул селкенми дә.

      Әсгать әтисенә якын ук килде, алдына чыгып карады һәм авызына тыгылган чүпрәкне күргәч, имәнеп, башы әйләнеп чайкалып китте.

      – Ни булды сиңа, әти? – диде ул, иңрәп һәм әтисе авызына тыгылган чүпрәкне алыйм дип аның тәненә кулы белән кагылган иде, ул инде суынган, катып калган. Әсгать аяк очларына ятып, ике куллап ярсый-ярсый, җирне төйде дә төйде. Җирсеп елады: «Кемнәр, кемнәр үтерде сине, әти? Кемнәр ерткычларча мәсхәрәләде?»

      Әсгать, бераз өнгә килгәч, әтисенә карап-карап торды да аны әйләнеп чыкты. Янәшә-тирәсенә кан аккан, киемнәре дә канга буялган. Аннары ул үз-үзеннән сорап куйды: «Ә ул ничек болай туры утырып тора? Авып китмәгән?» Ул кан аккан тирәгә янә игътибар итте һәм, ни күзләре белән күрсен, әтисен ерткычларча, каһәрләп, казыкка утыртып куйганнар… Ул: «Кабахәтләр!..» – дип үкседе дә үкседе. Аннары кесәсеннән телефонын чыгарып, хатыны Кәримәгә шалтыратты. Бермәл сүзен әйтә алмый тотлыгып калды. Телефонда Кәримә тавышы яңгырады:

      – Тыңлыйм, Әсгать, тыңлыйм… Ник дәшмисең?..

      Көттереп, сыкранып чыккан Әсгать тавышы яңгырады:

      – Әтине үтергәннәр… Санаторий күле буенда. Син хәзер милициягә хәбәр ит. Үзең дә кил монда…

Ачылмаган җинаять

      Җинаять кылынган урынга милиция хезмәткәрләре соңармыйча килеп җитте. Шул ук көнне Хәбир үлеме буенча җинаять эше дә кузгатылды. Җинаятьчеләрнең эзе суынганчы дип, район милиция бүлеге тикшерүчеләре, прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә, оператив эшкә керештеләр. Һәр очракны, күрсәтмәләрне кәгазьгә теркәделәр, аерым материалларны экспертизага җибәрделәр…

      Әсгатьтә үтерүчеләрне бик тиз табарга тиешләр дигән өмет уянды. Һәрхәлдә, ул моңа ышанды, өметен өзмәде.

      Көннәр артыннан көн узды. Һаман да җинаять эшенең очына чыга алмагач, бу хәл болай да җан тетрәнүләре кичергән Әсгатьне янә дә борчуга салды. Механика заводында егылып башын имгәткәннән соң калган авыруы көчәя төшеп, аның сәламәтлеген нык какшатты. Шуңа да карамастан ул һич тынычлана алмады, үтерүчеләрне таптырасы килеп, милиция хезмәткәрләре янына барып керде. Аларның: «Эзлибез, абзый, эзлибез. Очына чыгарга тиешбез…» – дигән сүзләрен ишеткәч, бераз тынычлана төшеп, кире өенә кайтып китте. Хәтта ул үзе шул санаторийга барып, анда эшләүче очраклы кешеләрдән бу хәлне күрүчеләр, ишетеп белүчеләр юкмы, дип сорашып та йөрде. Җинаятьнең очы-кырые күренмәде дә күренмәде.

      Беркөнне ул янә әлеге санаторийга, күл буена җыенды. Янәсе, нәрсәне дә булса үзе ачыклый алыр? Бу уен сизеп алган хатыны Кәримә аны шып туктатты да:

      – Әсгать! Утыр әле! – диде, иренең авырып китүеннән куркып һәм аның үзе белән дә берәр хәл килеп чыкмагае дип шикләнеп. – Син тикшерүче түгел, законнарны да белеп бетермисең. Хәзерге криминалның үз законнары бар, алар инде властька