Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

янә көлемсерәде һәм тыныч кына:

      – Син дә минеке бит, картым, – диде.

      Мондый җавапны көтмәгән әтисе бер мәлгә телсез калгандай булды да кинәт үзе дә көлеп җибәрде. Аннары:

      – Мин дә синеке шул, хөрмәм, синеке! – диде һәм әнине, янына килеп, кочып алды… Ишек бусагасыннан чыгып киткәндә, аның: «Хөрмәм, урынны келәткә җәярсең әле», – дигән сүзләре генә ишетелеп калды…

      Нарат агачлары очына карый-карый барган Хәлим, әти-әнисенә изге теләкләрен ирештерергә теләп: «Матур гомер кичерделәр, урыннары оҗмахта булсын…» – диде.

      Хәлим, күл кырыена килеп чыккач, яр буйлап бер әйләнде, ике. Яшьлегенә кире әйләнеп кайткандай, йөгереп-йөгереп тә алды, кулларын селтәнә-селтәнә, физзарядкалар ясагандай итте, үзенә бер рәхәтлек кичерде. Шулвакыт ул барган җиреннән машина кычкырткан тавышка туктап калды. Артына борылып караса, анда Бараев машинасы килеп туктаган.

      – Кая йөрисең син? – диде Бараев аңа. – Мин сине эзлим бит.

      – Урманга прогулка ясарга чыккан идем, – диде Хәлим. – Ә нәрсә иде, Заһир Ямалович?

      – Әйдә, утыр әле. – Ул машинасында үзе генә иде. – Син миңа иртәгә кирәк буласың.

      – Нәрсә икән?

      – Әнә тегендә ике катлы фазенданы күрәсеңме? – диде ул, күлнең аргы ягынарак ишарәләп. – Анда иртәгә минем шефның мунчасын ягарга булышырга кирәк булачак. Бер иптәш авырып киткәнме, белмим… Короче, мунчаны яхшылап юып, себереп тә чыгарасы була. Ул йортка эшлекле түрәләр җыелачак, сайлаулар турында мөһим сөйләшүләр дә алып барачаклар.

      – Кемнедер депутатлыкка тәкъдим итмәкчеләрме әллә? – диде Хәлим, кычыткан телен тыя алмый.

      – Торып тор син, минем шеф үзен тәкъдим итәргә уйлый. Бергә-бергә киңәшәләр булыр.

      Хәлим: «Димәк, шефың бай кеше икән, миллионнарын түгәргә кызганмагач…» – дип уйлап алды. Бараев дәвам итте:

      – Килгән кунакларны сыйлап, яхшылап мунча кертеп җибәрми булмый бит инде…

      – Ярар, ярар, – диде Хәлим, килешеп, Бараевның яхшы якларын да онытмый.

      Берсендә Хәлимгә, чүплектә Әбүш пешергән ашны ашап, ашказаны талулап, шифаханәгә кереп дәваланырга туры килде. Моны Бараев үз танышлары аша эшләде. Ярый әле исән-сау калды. Кайту юлына чыккач, Хәлим шушы очракны исенә төшерде дә тын гына барган җирдән:

      – Сезгә рәхмәт инде, – диде.

      – Нәрсә өчен? – диде Бараев.

      – Теге вакытта мине больницага салырга ярдәм иткән өчен.

      – Күптән ич инде аңа.

      – Күптән булса да, игелекле эш онытылмый ул… – Ул беразга тынып торды да сорады: – Минем сезгә бер гозерем дә бар.

      – Нинди? Әйт.

      – Мин югалган паспортымны, документларымның яңасын алырга телим. Шәһәргә, бәлки районга да кайтырга туры килер. Артыннан йөрмичә булмый. Сез миңа бераз акча бирә алмассызмы? Бурычка булса да…

      – Күпме кирәк?

      – Үзегез чамалагыз инде. Аның мәшәкатьләре җитәрлектер әле.

      Бараев Хәлимнең хәлен аңлады, кысмырланып тормады, кесәсеннән биш мең акча