Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

акыллырак иптәшләр табарга тырыш. Зинһар, аракы эчмә, бу яшьтә сиңа ярамый ул.

      «Ярамый» сүзе аңа ошамады.

      – Ә син каян беләсең? Калганнар җүләр что ли? Эчәләр дә, тәмәке дә тарталар.

      – Баштарак зыянын аңлап бетермиләр, аннары соң була…

      Ленар аның белән килешәсе килмәде.

      – Әти! Җитәр инде миңа мораль укырга. Я сам знаю…

      – Белгәч, төне буе эт куып йөреп, көндез йокыдан айный алмыйлармы? Бу шәп нәрсә түгел… Мин, егерме яшькә җитеп, авызыма сыра да капмадым. Ә хәзер нәрсә генә эчмиләр. – Хәлим аңа хатыны Мариянең эчүен гыйбрәт итеп күрсәтәсе килде. – Әнә әниең дә сәрхушка әйләнеп бара, хатын-кыз булса да.

      «Сәрхуш» сүзе чыккач, Ленарның җен ачулары чыкты.

      – Не оскорбляй мою мать, я тебя ненавижу…

      Хәлим ашханәдә эшләүче хатыны Мариянең спиртлы эчемлекләр эчкәнен малаена караганда яхшырак белде. Мария эштән соңгарып та кайткалый. «Нигә соңгардың?» – дигәч: «Махсус кунаклар булды, шуңа тоткарландым», – дигән була. Берсендә ул ашханәгә үзе барып карады. Бакса, хатыны эчеп егылган, өс-башы ачык… Шунда ул барысын да аңлады: хатынының тотнаксызлыгын да, хыянәтен дә… Аны кичерә алмый рәнҗеде. Менә шулвакытта ул кабат әнисе сүзләрен хәтерләде: «Тиешле кешесенә тап булмады. Әрәм гомер…» Ул баштарак олыгая төшкәннәрнең дә аерылышуларына гаҗәпләнә иде. Ә хәзер күбесенә инанды… Улыннан да «Я тебя ненавижу» сүзләрен ишетермен дип уйламады.

      – Рәхмәт яхшы сүзеңә, – диде.

      Ленар, бераз кызулыгын баса төшеп:

      – Әнидән башка нишли алыр идең соң син? – диде. – Ул туйдыра әле безне, ашарга-эчәргә эшеннән дә алып кайтып тора.

      – Акыллы сүзеңә тагын бер тапкыр рәхмәт. Тәрбиясез.

      – Тәрбиялә идең…

      Хәлим, аңламаса аңламас икән дип, улына ачу белән карады да:

      – Бер котайткыч булырсың инде… – диде.

      Малай аны-моны уйлап тормый янә җикеренде:

      – Авызыңны яп!..

      Хәлим моңа гарьләнеп бетә алмады, бар көчен җыеп түзәргә булды. «Хатының белән икең бер фикердә була алмагач, ничекләр тәрбия кыла аласың?» – дип уйлады. Димәк, улы Ленарның уен автоматлары салонында ябышып ятулары «тәрбиясе»н кылганга охшый… «Тәмуг»ка тәгәри калса, аннан чыга алырын уйлый белә микән ул?..

      Хәлим, күңеленә тигән әлеге уйларыннан котылырга теләп, кулында асылынып калган балтасын ныклабрак тотты да, ике арада яшәп килгән низаглы гаилә җепләрен өзәргә, ниһаять, нокта куярга теләгәндәй, балтасын бүкәнгә чапты. Аннары җыенып, бер урман һавасы да сулап кайтырмын дип, күл буена китеп барды.

Син дә минеке…

      Хәлим, урманга барып керүгә, табигать матурлыгына хозурланып, үз уйларына чумды. Ямь, нур биреп торган гүзәллекләр рухын күтәреп җибәрде! Әйтерсең кешеләрдәге матурлык сыйфатлары да шушы табигатькә сокланулардан күчкәндер сыман. Юкса төрле-төрле гүзәл чагыштырулар аларның телләренә кермәс иде. Кояш нурлары барча агачларның йөз-төсен бизәп үзенчә яктырткан. Менә шушындый табигать байлыгына, аның тиңсез хәзинәләренә куанып һәм дә үзеңне бәхетле