Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

беткәч, мин шунда Себердә туганмын. Чабата үреп көн күргән әтием чын фамилиясен үзгәртә, мин дә хәзер аның фамилиясендәгечә Чабатаев булып йөрим. Хәзерге вакытта Себердә урман кистерү эшләре белән шөгыльләнәм, управляющий сымак. Шәмдәй төз, таза-таза наратларны аударып, кирәгенчә турап чит илләргә дә озатабыз. Вагоны-вагоны белән. Кушканны үтәми булмый. Нәчәлникләр уенча, янәсе, Себер бай, безнең гомергә җитәрлек, рәхәтләнеп баеп кал, имеш! Җитәрлеген җитәрлек тәдер, байлыкны теләсә ничек тарата башлагач, киләчәк буынга нәрсә калыр соң? Агачлары бетә баргач, суларга һавасы да кирәк бит әле аның.

      Тәхетендә ипләп утырган Аксакал, күрәзәчелек кылгандай, Чабатаев сөйләгәннәргә игътибарын арттыра төште.

      – Хуш, хуш! – диде, сөйли бир дигәндәй хуплап.

      – Мин халык бозылганга, кыргыйланганга аптырыйм, – диде Чабатаев, дәвам итеп. – Күпләр ял итәргә дип урманнарга чыгалар. Шунда ашыйлар, эчәләр. Кайберләре исереп тилерә, сугыша ук башлый. Карап торсаң, әкәмәт инде. Артларыннан чүпләрен җыештыра белмиләр. Үзләренчә культурный булып кыланган булалар бит әле. Каян килгән шушы тәрбиясезлек? Аңламассың. Аларга диңгез тубыктан. Умырт-җимерт коймасын, юл өстенә куймасын дигәндәй, аларга теләсә ни кылансалар да ярый. Яккан учакларын сүндерми калдыралар. Авызларына капкан сигаретларын дә теш арасыннан, телләре белән генә чиерттереп, теләсә кая очырталар. Баксаң, урман яна башлый. Аннары без янган урманны сүндерергә чабабыз… Миңа шул янган урманнар кызганыч, кош-кортларга да, шунда яшәүче адәмнәргә дә яман. Төтенләп янган урманда суларга һава җитми. Кемгә хаҗәт төтен эчендә пыскып пешүләр? Минем бу йөзләр зерә генә кызармаган. Кемнәрдер уйлавынча, алкашлыктан түгел ул. Аллергия галәмәте дә. Һавалар теләсә ничек газлана бара, аннары халык үзе үк төрле чирләрдән арына алмый интегә. Без бит бу дөньяга противогаз киеп йөрергә тумаган…

      Аксакал, анысы дөрес дигәндәй, башын кагып куйды. Янә дә, үз-үзенә нәтиҗә ясагандай, фикер кылды: «Юкса Ходай дөньяга килгән адәми затларны интектерергә, бер-берсен утларда яндырырга дип яратмаган. Аларга аңлашып яшәргә аң-зиһен биргән, тик аңлашу гына юк. Инде җир байлыклары өчен комсызланып, үзара сугышлар алып баралар, үзләре үк җирне кадерсезлиләр, аны яраксызга чыгарырга маташалар. Һаман да тәүбәгә генә килә алмыйлар…»

      – Аннары әйткәч әйтим инде, – диде Чабатаев. – Хәзер Себер елгалары да пычрана. Җыен шакшыны, нефть калдыкларын да шунда агызалар. Контроль юк. Һәркем үзенчә хуҗа… Нефть дип җирләрне тишкәләп, бораулап бетерделәр. Ышанычлы технологияне һәркем саклый алмый, агып чыккан күпме пычрагы җир өстенә сеңә. Инде, җирне борауларга дип, Төньяк котыпка да барып чыктылар. Анда да төрле ягулыклардан бушаган мичкәләр җыештырылмый калган икән, аларны аюлар тәгәрәтеп йөри торгач, кайберләре Себер ярларына кадәр йөзеп килгән. Кая карама чүп. Ә җыештыра белү юк. Болай барса, безгә табигать каргышы төшәр. Инде күлләр, чишмәләр корый… Дөрес, мин яшәгән тау итәгендә саф сулы бер чишмә бар, ул да корыса, ни хәлләр итәрсең? Мине Сезгә шушы борчу алып килде дә инде. Бердәнбер