Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

хыялый… – диде ана, эчтән офтана төшеп. – Ни дип әйтим соң? Алдагысы хәерле булсын.

      – Әйбәт булыр, әни…

      Әнисе сиздерми генә шикләнә калды. Ул Мария авызыннан тәмәке исе килгәнен дә сизеп алган иде. Моны ул кызның карлыкканрак тавышыннан да чамалады. «Тузга язмаганны, япь-яшь килеш тәмәке тартсын инде, – диде, килешә алмый. – Безнең нәселдә булмаган хәл… Әй балакай, бу нәмәстәкәй белән бәхетле була алырсың микән? Җитмәсә, безнең милләт кешесе дә түгел… Әле нәселе ничек бит?.. Беткән идемени авылдагы татар кызлары? Шәһәргә китәләр дә буянган, бизәнгән кызларга кызыгып йөргән булалар. Кызның күзләреннән бер дә миһербан-шәфкать нурлары чәчелеп тормый. Малайны санлар микән? Бик серлегә дә охшаган. Белмим инде, белмим нәрсә дип әйтергә дә. Каршы килсәң, аннары хатыннан уңмаганына гомере буе сиңа үпкәләргә дә мөмкин».

      Ана сорашуын белде.

      – Әле танышканыгызга күптәнме соң?

      – Ике ай.

      – Әллә беразга йөреп торасыңмы? Ашыкмыйсыңмы, дим?

      – Юк, әни. Без өйләнешергә килештек инде.

      «Ахмак та инде син, балакай, – дип уйлады әнисе Рәмзия эченнән генә. – Әтиеңнең исән чагы булса ни әйтер иде икән? Мөгаен, ризалашмас иде…» Шулвакыт аптырашта калган ана әйтә куйды:

      – Алайса, үзеңә кара…

      Хәлим әнисенең шушы сүзеннән соң, куанып, урыныннан ук китте. Ана аның артыннан йөрәге сиздергәнне үз-үзенә әйтеп куйды:

      – Әрәм гомер…

      Хәлим бу сүзләрне чак кына ишетеп тә калды. Әмма аларның ни мәгънәдә әйтелгәнен ул чагында төшенеп бетә алмады. Мариясе белән гаилә низагларына килеп төртелгәч кенә, ул мәрхүм әнисенең бу сүзләрен бүген дә кабат искә төшерде.

      Әбүш, уйларына бирелеп, тынып калган Хәлимгә кинәт кенә:

      – Нәрсә, казып бетерәбезме? – диде һәм көрәгенә тотынды.

      Алар янә алмаш-тилмәш кабер казырга керештеләр. Ахырдан Хәлим Әбүшкә:

      – Мин зират канторына барып киләм, – диде. – Анда кабер ташлары ясаучылар яныннан су, бер-ике комган да алып киләм. Бу сабый мәетен юып, шартын китереп җирлисе иде.

      Бер-ике сәгатьтән мәетне, ләхет такталарын да иңдереп, җирләп тә куйдылар. Баш очындагы тактага «Билгесез» дип, күмелгән елын, числосын да язып куйдылар…

      Шушы хәлне хәтереннән кичергән Хәлим әлеге изге гамәленнән разый калып барды да барды. Ул бүген көтмәгәндә Әсгать белән очрашуына сөенеп бетә алмады. Моны Ходай үзе кушкандыр дип уйлады. Әлбәттә, Әсгать белән хәбәрдә торырга кирәк аңа. Бәлки, кая да булса рәтле эшкә урнаша алыр. Аннары, насыйбы чыгып, үзенә тиң тормыш иптәше дә табылмасмы? Кем белә? Өметне өзәргә ярамый…

      Ул, яшәп яткан «йорт»ына килеп җиткәч, беренче эш итеп аш-су хәстәренә кереште, «буржуйка» мичен ягып җибәрде…

      Көн кичкә авышкач, Хәлим, «йорт»ына кереп, ял итәргә караватына килеп ятты. Түбәдән иске рам тәрәзәләре аша үткән алсу кояш нурлары аның күңелен алгысытып, ямьле туган якларына, шунда үскән яшьлек елларына алып кайтты. Анда Үзәнсу елгасы тирәли Тау өсләре буйлап сузылган урман сымак үскән төрле-төрле агачлар, инеш ярларын