Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

салып алып киттеләр… Әйе, биш чакрым кардан тартып бардылар. Тәмәке төреп бирделәр. Анысы ярады. Яралы боттан кан ага да ага. Бер күз күрми. Күзгә дә тимер ярчык килеп эләккән… Әйе, оста пулемётчик идем мин. «Максим» белән эш иттем. Наводчик. Минутына 5000 патронны ата… Әйе, әйтәм бит, без күргәнне кеше күрмәсен. Ул Брянский урманнарында барган сугышларның очына чыга торган түгел. Сазлык. Шунда күпме сугышчылар ятып калды. Бер кабергә сигез йөз кешене шырпы кебек тезәрләр иде. Бишәр, алтышар кабергә йөзәрләп тә күмделәр… Әйе, аларның һәммәсе күз алдында тора, барысы да йөрәккә шырпы кебек кадалган, һаман да истән чыкмый… Әйе, ниләр генә күрмәдек. Уралдан башлап Брянск урманнарына кадәр бик озын юллар уздык. Орёлны алганда, миңа «За боевые заслуги» медале бирделәр. Аннары 1942 елның 23 августында (һәммәсен төгәл хәтерлим!) Смоленск ягына повестка алдык. Әйе, су юкта сидекләргә кадәр эчтек. Коелар бар, аларга агу салынган. Әз генә аккан чишмә суларын каскаларга җыя идек. Витебск шәһәре янында җыен сазлыклы урыннар. Шунда 1944 елның май аенда күзем яраланды да инде… Аннары мин шул елны районга, Теләчегә кайттым. Военком Дюкин дигән Кеше: «Безгә завхоз кирәк», – диде. Мин ризалаштым. Әйе, ул елларда завхоз булып та эшләдем әле мин. Тик торырга безнең вакыт булмады. Ул вакытта хәзерге кебек трай тибеп йөрмәделәр. Без эшләдек…»

      Аны сугышта йөрәгенә төшкәннәр тыныч кына калдыра алмады. Ул башыннан узганнарны янә дә, син белеп кал дигәндәй, сөйләргә тырышты: «Әйе, – диде ул, кабат хисләнеп. – Миннән ике яшькә олырак иптәш егетем, авылдашым Габдулла Галиев бар иде. Укытучы Нәдерша малае. Аны сугышка 1941 елны ук алдылар, һәм ул сугышның беренче елында ук вафат булды. Миңа фронттан хат та җибәргән иде. Хатын шигъри юллар белән дә язган. Бер-ике юлын әле дә хәтерлим, менә болай:

      …Пуля кәрәкәй кебек очып кунар да

      Мәҗбүр итәр

      Ярсып типкән йөрәгеңне тынарга.

      Аның хатына каршы мин дә бер шигырь язып җибәргән идем, ала алгандырмы-юкмы, белмим. – Ул үзе язган шигырьне хәтердән укыды:

      Бер моң яши миндә…

      Үзәннәргә җиткәч, үзәннәргә,

      Уч төбемдә кебек каласың;

      Бар юлларың, авылым, каршы ала

      Ачып миңа басу капкасын.

      Чакыра мине үзәннәргә сеңгән

      Хис-моңнары изге җаннарның…

      Кодрәт бирә эшчән затларына

      Һәр иртәдә аткан таңнарың.

      Бер моң яши миндә, баш очымда

      Эленеп калган әллә тургаең…

      Үзенә дәшә үзәннәрең мине,

      Җем-җем иткән көмеш тугаең.

      Җырлар тынмый монда, авылдашлар

      Шат яшиләр һаман бер көйгә.

      Якты булсын, балкып торсын, диеп,

      Бәрәкәт иңсен, диеп, һәр өйгә.

      Хәлим шул чакны: «Әтием яшь чагында шигъри җанлы да булган икән», – дип уйладым. Ул янә яшьлек дустына кайтып калды, сөйләвен дәвам итте:

      – Габдулла Галиев шигырьләрне күп яза иде. Әле китаплары да сугышка кадәр үк басылып чыккан иде бугай. Яшь килеш әрәм