Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

онытмассың инде… – диде Табаев, ярым шаяртып, һәм сорашуын белде: – Спирты ярар, эчмәгән нәрсә түгел. Сиңа нәрсәгә кирәк булды ул полиэтиленнар?

      – Алтынга тиң чимал бит ул, аннан нәрсәләр генә эшләп булмый… – диде Әсгать һәм өстәл өстендәге әйберләрне күзәтеп өстәде: – Менә шушы капрон стаканнарны, чәнечкеләрне, савыт-сабаларны, гомумән, бик күп нәрсәләрне шул полиэтиленнардан эшләп була бит…

      Шушы урында кара-кучкыллы Самат кылыч борынын тартып куйды да, Әсгатькә карап, чәнечкеле күзләрен уйнатып алды.

      – Алтынга тиңне чүплеккә чыгарып ташламыйлар, – диде ул, Табаев сүзен хуплый төшеп. – Завод җитәкчеләренең башы синеке кадәр генә эшли торгандыр инде.

      Әсгать үзен кимсетәрәк төшкән бу сүзләргә игътибар итмәскә тырышты. Күзләре Саматның эчкерле карашы белән очрашкач, ниндидер зәхмәт нурлары сизгәндәй башын читкә борды һәм болай диде:

      – Бәлки ул полиэтиленнарны эшкәртеп тору артык мәшәкать дип санаганнардыр. Бу турыда директор белән сөйләшәм әле мин…

      Табаев кинәт, буш мичкә эчен яңгыраткандай, киң күкрәген киереп көлде. «Каян килгән «деловой» кеше», – дип уйлады да:

      – Җүләрләнмә!.. – диде. – Директорның синең белән сөйләшеп торасы килерме соң?

      – Килер, – диде Әсгать, үз-үзенә ышанып. – Мин аны начар кеше дип әйтә алмыйм…

      – Дело хозяйский… Безгә барыбер…

      Табаев сүзен шулай дип бетерде дә, Хәлим белән Әсгатьнең икесен генә калдырып, Самат белән машиналарына утырып, урман ягына китеп бардылар.

      Шактый аптырауда калган Әсгать сынаулы карашын Хәлимгә төбәде:

      – Ничек син монда чүплек «тәмугы»на килеп эләктең? – диде, күптәнге танышын кызганып. Шул ук вакытта иске ишек, тәрәзә рамнары белән корып ясалган, өсте плёнкалар белән төрелгән «йорт» эчендәге ташландык карават, иске диваннарны күздән кичерде.

      Хәлим җавап бирергә ашыкмады, үз кыяфәтеннән кыенсынып, басынкы холкына хаслык белән эчтән рәнҗеп, авыр сулап куйды да:

      – Чарасызлыктан, – диде, – яшәргә үз куышың калмагач нишлисең? Болай булыр дип һич тә уйламаган идем…

      Әсгать янә дә гаҗәпсенә төште.

      – Квартирың бар иде ич синең.

      – Бар иде, хәзер юк.

      – Ничек?

      – Хатында калды… Гәрчә ул фатирны, заводта эшләп, үзем алган булсам да.

      – Үзеңә тиешле «доля» да хатыныңда калдымы?

      – Мин квартирны аның исеменә яздырган идем шул…

      – Җүләр икәнсең.

      – Җүләр, билгеле. Хәзер аерылышкач…

      – Куып та чыгардымы?

      – Барысы да булды инде. Малай да әнисе ягына авышты…

      – Күптәннән ялгызмы?

      – Шактыйдан… Хәзер анда барсаң да кертмиләр. Үзеңә тиң кешене табарга акылың җитмәгәч, нишлисең?

      Әсгать үзалдына авыр көрсенде дә чираттагы соравын бирде:

      – Малаең бу хәлләргә ничек карады соң?

      Хәлим өчен бу авыр сорау иде. Аның ризасызлык кичерүдән яңак мускуллары тартышып алды.

      – Малай беспутный булып чыкты… – Ул аның турында бик сөйлисе килмәде, болай дип кенә өстәде: – Әнисе Мария белән парлашып эчкәч,