Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин

Читать онлайн.
Название Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке)
Автор произведения Азат Ахмадуллин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03563-7



Скачать книгу

даруына (яшәртә торган дару, имеш) шулкадәр ышана ки, елдан-ел яшәрә барып, 16–17 яшьлек кызлар кыяфәтенә керә. Тик эшкә генә урнаша алмый, паспортында күрсәтелгән туган елы комачаулый. Малае да  – 80 яшьлек Хөсәен карт  – аңа үзенчә йөрергә ирек бирми. Ширинең даруы ялган икәнлеге мәгълүм булгач, Җиһанны моңарчы гел яшәртеп килгән эчке ышаныч шартлап сына, һәм ул бер ай эчендә үз асыл кыяфәтенә кайта. Шундый шартлы-фантастик сюжетка корылган пьеса оптимистик фикерне үзенчәлекле итеп раслый: «…Һәрнәрсә – кешенең үзендә! Үзенең рухи ныклыгында, ныклы ышанычында!» Алга таба: «Барлык әшәкелек күңел картаюдан килеп чыга, – ди автор.  – Күңел яшь булсын!» Язучы уздырган шушы фәлсәфи фикер, асылда, дөрес һәм урынлы яңгырый. Шуның белән бергә, пьесада авторның тәҗрибәсезлегеннән килә торган кимчелекләр дә, шул чор идеологиясенә таянып эш итү дә бар. Мәсәлән, 30 нчы елларда Хөсәеннең мәчет манараларын кисеп-аударып йөрүенә каршы булган Ширине, Сөембикә һәм Гөлбикә кебекләрне комик-сатирик яссылыкта мыскыл итү дингә һәм дин әһелләренә карата булган кичәге караш тәэсиреннән килә.

      Рафис Сәлимҗановның әсәре драматургиябездәге җанлы, халыкчан традицион сызыкны чагылдырса, икенче дебютант – Фәүзия Бәйрәмова – пьесалары иҗтимагый-сәяси сызыкны публицистика юнәлешендә үстерәләр. Аның фәлсәфи эчтәлекле «Аллалар ялгышы» исемле драмасы, Минзәлә театрында уңышлы куелган «Һәркемгә бер кояш» дип аталган трагедиясе игътибарны бөтендөнья проблемаларына – сугыш һәм тынычлык, кешелеклелек һәм рәхим-шәфкать, рухи ярлылык һәм вөҗдансызлык мәсьәләләренә юнәлтә.

      Мондый рухтагы пьесалар тагын да иҗат ителә. Мисалга Әхәт Гаффарның «Килер бер көн!» исемле публицистик драмасын, Рабит Батулланың «Мин Америка ачтым» дип аталган трагипамфлетын күрсәтергә була. Марсель Галиевнең сәнгатьчә эшләнеше белән дә, фикер ачыклыгы белән дә уңай тәэсир калдырган «Әлегә соң түгел» дигән пьесасы шул төркемгә керә. Әкият һәм легенда алымнары, Адәм һәм Һава образлары, проблеманы калкурак итеп, аны мәңгелек әһәмияте барлыгын әйтү өчен уңышлы кулланылган. Әкияттән чынлыкка, реаль дөньядан хатирәләр дөньясына (һәм киресенчә) күчешләр әсәрдә оста эшләнгән. Дөрес, кайвакыт әкият-легенда алымнары да, искә төшерүләр дә күпкә китә. Әмма, асылда, автор легенда һәм әкият шартлылыгын һәм реаль чынбарлык атрибутларын уңышлы аралаштыра, синтезлый һәм, нигездә, агитацион характерда булган төп идеяне катлаулы сентенцияләр аша укучыга җиткерә.

      Бу чорда татар драматургиясе жанрларның төрле төрләрен үзләштерүдә һәм стильләр байлыгына ирешүдә яңадан-яңа тәҗрибәләр ясый. Шул яктан ул, алдагы дәверләрдә ирешелгәннәргә таянып, яңа баскычка күтәрелә. Бу елларның шул җәһәттән характерлы булуына әдәбият белеме дә игътибарын юнәлтә. «Соңгы елларда аерата үткенлек белән милли әдәбиятларның художестволы күптөрлелеге проблемасы алга чыкты», – дип яза академик Д. Ф. Марков[4]. Мондый күптөрлелекнең дәрәҗәсен һәм үсеш перспективасын ачыклау, бу күренешнең сәбәпләрен



<p>4</p>

Марков Д. Ф. Вопросы литературы. – М., 1983. – № 1.