Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин

Читать онлайн.
Название Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке)
Автор произведения Азат Ахмадуллин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03563-7



Скачать книгу

ягыннан, стиль төсмерләре белән яңа дип саналган пьесаларда да традицион алымнарны очратырга, композиция формаларыннан, тел-стиль чараларыннан уңышлы файдалануны да күрергә мөмкин. Традицияләр дәвам иттерелә, уңышлы үстерелә. Менә берничә мисал. Мирсәй Әмир үзенең «Агыйдел» повестен драма итеп эшләде. Бу – гади инсценировка гына түгел, ә повестьтагы төп мотивлардан файдаланып язылган мөстәкыйль пьеса. Драма итеп язганда, автор традицион стильдән киң файдаланган. Бу стиль аңа 20–30 нчы еллар комсомолларының эшләрен, авылдагы сыйнфый көрәшне тулы күрсәтерлек мөмкинлек биргән. Монда киң эпик полотноның үткен сюжет интригасы белән органик бәйләнешен күрәсең. Крестьяннарның җыелышын чагылдырган массакүләм күренешләр Сәхәү кулак йортындагы яисә Низами сәүдәгәр өендәге камерный күренешләр белән аралашып килә, шул чорның колоритын, җанлы вакыйгаларын тулы гәүдәләндерә. Гаяз, Артыкбикә, Ильяс, Имәли һ. б.ның образларында авыл комсомолларының фидакяр көрәшен, аларны рухландырган идеяләр һәм аларны зурлаган сыйфатлар ышандырырлык сурәтләнеш тапкан.

      Нурихан Фәттахның 1973–1974 елгы сезонда Академия театры сәхнәсендә куелган «Кол Гали» исемле трагедиясе дә традицион стильнең иң яхшы үзенчәлекләренә тугрылык саклап иҗат ителгән. Трагедиядә ХIII йөзнең мәшһүр шагыйре Кол Галинең поэтик образы гәүдәләндерелә. Әсәрнең, аның буенча куелган спектакльнең уңышлы якларыннан берсе шунда: монда җирле халыкларның монгол яулап алучыларына каршы фаҗигале көрәше, бу көрәштә югары катлау вәкилләренең төп игътибары хакимият өчен тартышуга китүе, бу тартышларның, интригаларның Болгар дәүләтен җимерүгә алып килүе, ягъни чорның олы фаҗигасен тудыруы үтемле итеп күрсәтелә. Трагедия иҗтимагый яңгырашы белән актуаль һәм бүгенге көнгә аваздаш.

      Драматургларыбыз кайчандыр очраган шартлы сәхнә алымнарын һәм чараларын да уңышлы кулланалар. Мәсәлән, Риза Ишморат «Хикмәтле Сәйфи» комедиясендә үз вакытында Гафур Коләхмәтовның «Ике фикер» драмасында кулланылган алымнан уңышлы файдалана. Сәйфи характерындагы тискәрелекне тәнкыйть итү, бүгенге көннең искелеккә туктаусыз һөҗүм алып баруын һәм җиңүен үтемлерәк күрсәтү максаты белән, автор сәхнәгә картның кирелеген гәүдәләндергән Җен образын кертә, һәм автор әйтергә теләгәннәрне бу образ ярдәмендә тамашачы ансатрак кабул итә.

      Гомумән, мондый шартлылыкка, театральлекнең төрле формаларына драматурглар кыюрак мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Мәсәлән, башкорт драматургы Нәҗип Әсәнбаев «Фәйзи» драмасында, геройларның хәзерге эчке кичерешләрен тулырак күрсәтү өчен, вакыйгаларга персонажларның яшьлеген сурәтләгән образлар – өстәмә геройлар китереп керткән. Һәм ул образлар һич тә вакыйгалар барышына комачаулык ясамыйлар, киресенчә, характерларны тулыландыралар, җанландыралар. Аяз Гыйләҗев «Киек Каз Юлы» исемле драмасында кулланган алым да бик оригиналь. Директорлыктан алынган Бадамшин дигән персонаж баштарак, әле кешеләр турында ялгыш фикердә