Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин

Читать онлайн.
Название Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке)
Автор произведения Азат Ахмадуллин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03563-7



Скачать книгу

үзара ямьсезләнешеп яшәүче гашыйклар да бар икән. Үлем фәрештәсе эшне менә шундый кимчелекләрне үстереп-арттырып, халыкны таркатудан башларга уйлый. Беренче урынга кешене һәрчак куркытып торучы үлем-бетемне куя. Изгеләр чишмәсен буйсындыру нияте белән кылынган эшләрне җимерү өчен, кешеләрне үлем белән куркыта, үләселәрнең исемлеген төзи, аларга моны алдан хәбәр итә. Ләкин ни хикмәт, нинди генә тырышлык куймасын, нинди генә хәйлә-мәкерләргә бармасын, аерым кешеләрдәге кайбер кимчелекләрдән ничек кенә файдаланырга маташмасын, Үлем теләгенә ирешә алмый. Кешеләр үлем-бетем алдында җебеп төшмиләр. Үлем-фәрештә билгеләп куйган әҗәл сәгате алдыннан да төп көчләрен башлаган эшләрен тәмамлауга багышлыйлар. Кешеләрдәге фидакярлек, рухи ныклык, киләчәк буыннар өчен куйган тырышлыкны күреп сокланган Үлем-фәрештә үзе үлеп китә. Чөнки аңа кешеләргә сокланып карарга ярамый!

      Комедиядә совет системасын мактау, дәһрилекне яклау кебек, шул чор идеологиясенең чагылышы шактый ук көчле. Сюжет барышында, персонажларның эш-гамәлендә алдан билгеләнгәнлек зур роль уйный. Ләкин әсәрнең кыйммәте боларда түгел, ә, югарыда әйтелгәнчә, сәнгати эшләнешендәге кайбер яңалык күренешләрендә. Шартлылык монда югары дәрәҗәдә. Кешеләрнең, Үлем белән очрашканнан соң, үзара мөнәсәбәтләрендә реалистик стиль сакланса да, ситуация һәм вакыйгаларны оештыруда тулаем сюрреалистик тасвирлау элементлары, абсурд театр алымнары да бар. Вакыйгаларның җирлеге дә модернистлар яратып куллана торган төш күрүгә нигезләнгән.

      Бу чор драматурглары арасында шартлы алымнарга һәм образларга мөрәҗәгать итеп уңышлы әсәрләр биргән Туфан Миңнуллин алгы урынга чыкты. Аның мондый пьесаларыннан «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле комедиясе аерата зур уңыш казанды.

      Татар драматургиясендә комедия жанры зур күпчелекне алып тора. Шулай да анда үзенең идея-эстетик йөкләмәсе белән махсус күренеш булырлык комик һәм сатирик типлар әллә ни күп тә түгел. Әлбәттә, комедиянең төп билгеләмәсе һәм асыл бурычы – кимчелекләрне фаш итү, алардан көлү һәм аларны камчылау. Шуңа күрә комедияләрнең күпчелегендә тип-образлар тәнкыйть рухы белән сугарылган, көлке яссылыгында хәл ителгән. Ә  эре уңай характерны үзәккә куйган комедияләр аз туа. Мәсәлән, Хуҗа Насретдин образы – шундыйлардан. Көлкеле вакыйгаларны әйдәп бара алган, халыкның рухи ныклыгын һәм акыл көчен үзендә туплап чагылдыра алган герой образы, ләкин үткән заманныкы түгел, ә безнең көннәрнең уңай герое образы сәхнәгә бик кирәк иде. Ниһаять, сәхнәгә Әлмәндәр карт образы менде.

      …Күк канцеляриясендә Әлдермеш исемле авылда ниндидер бер картның инде 91 не тутырып яшәп ятуы мәгълүм була. Ә бит язмыш дәфтәре буенча андагы кешеләр 90  яшьтән артык яшәргә тиеш түгел икән. Хәлне төзәтергә дип, шул авылга Әҗәл җибәрелә. Ул Әлмәндәр картны бакый дөньяга күчерергә тиеш. Һәм менә әле фани дөньяда яшәп туймаган карт белән Әҗәл арасында көлкеле дә, бер үк вакытта фаҗигале дә тартыш башлана. Җир карты күкләр вәкилен кат-кат алдый. Ахыр чиктә,