Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин

Читать онлайн.
Название Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке)
Автор произведения Азат Ахмадуллин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03563-7



Скачать книгу

Гыйләҗевнең «Җиргә тапшырылган серләр» һәм бигрәк тә «Эңгер-меңгер» пьесаларында кешедәге иң гүзәл сыйфатларны якты дөньяга чыгару өчен, ул сыйфатларны басып-каплап тора торган мещанлык, бүгенге тук һәм төссез тормышыннан риза булу, бернәрсә өчен дә янмау-көймәү кебек тискәре сыйфатларга каршы көрәш темасы алына. Бу әсәрләрдә артык гаҗәп тә күренмәгән вакыйгаларга көтмәгәндә күңелләрне эретерлек якын булып гади кешене ярату, аны олылау һәм зурлау тойгысы килеп керә. Ул, мәсәлән, «Киек Каз Юлы» драмасында үзәк мотивларның берсе төсен алган. Шул ук «Җиргә тапшырылган серләр» пьесасында ул Кәрим Хәернасов образы яки Илшат белән аның әнисе Гаян апа арасындагы мөнәсәбәт ярдәмендә ачык куела.

      Сәхнә әсәрләрендә метафорага, лирик-поэтик образлылыкка омтылу тагын да көчлерәк булып шагыйрьләр иҗатында чагыла. Һәм бу беркадәр аңлашыла да булса кирәк. Чөнки шагыйрьләр – метафора белән уйларга өйрәнгән халык. Алар бигрәк тә романтик драма жанрына мөрәҗәгать итәргә ярата. Ә революцион романтика сәхнә сәнгатенең мөмкинлекләрен баета. Зур идеяләрне, кешелекне борчый торган олы фикерләрне тамашачыга җиткерүдә романтик сәхнә әсәренең үз чаралары һәм алымнары бар. Ул аерата поэтик образлылыктан һәм метафорик чаралардан мул файдаланырга сәләтле. Романтик әсәргә рухландыргыч патетика һәм гүзәл пафос органик төстә кушыла ала. Ә пафосны, патетиканы, романтик күтәренкелекне безнең тамашачы бик тә уңай һәм теләп кабул итә.

      Моның ачык мисалы итеп романтик драматургиянең уңышлы мисалларыннан берсе санала алырлык әсәрне  – Әхсән Баянның «Һәйкәл» исемле драмасын күрсәтергә була. Ул берничә сезон уңыш белән Минзәлә театрында барды, аннары «Казан утлары» журналында (1973.  – №  10–11) басылды. Әсәр үзенчәлекле булуы, романтик характеры, катлаулы фикерләргә байлыгы белән игътибарга лаек. Ситуация шактый гади. Ләкин шул гади ситуациягә автор тирән мәгънә сала алган. Күңеле белән ихластан революция эшенә бирелгән Арсланның байлык коллары булган хыянәтче туганнары тарафыннан алданып талануы һәм үтерелүе тасвир ителә. Менә шул үткәндәге хәлләрне автор бүгенге кешеләр белән, аларның тормышы һәм эшләре, яшәүнең мәгънәсен ничек аңлаулары белән бәйли. Романтик шартлылыктан файдаланып, ул үткәндәгедән бүгенгегә төп үсеш юлын билгели, бу үсешнең кайбер сәбәпләрен, эчке көчләрен күрсәтә. Социалистик җәмгыятьнең нинди әхлак принципларына нигезләнгән булуын үзенчәлекле эшләнгән күренешләр һәм фәлсәфи уйланулар ярдәмендә ача. Юламан исемле персонажны фаш итү – тормышта үзенә урын дәгъва иткән ялганны, куркаклыкны, икейөзлелекне, кеше хисабына рәхәттә яшәргә омтылуны фаш итү ул. Әсәрдә шулай ук, гәрчә ахыргача ачылып бетмәсә дә, «сәнгать бары тик дөреслеккә нигезләнергә тиеш, сәнгать бары тик хаклык өчен генә көрәшергә тиеш» дигән фикер дә гәүдәләнеш таба. Шул яклары белән әсәр оригиналь, формасы белән дә ул яңача эшләнгән.

      Сәнгатьнең таләп-йөкләмәләреннән берсе – чынбарлыкның уңай якларын, кешеләр аңында һәм характерында