Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов

Читать онлайн.
Название Казан-йорт / Казань-юрт
Автор произведения Марат Амирханов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02386-3



Скачать книгу

хозур бер көне иде ул. Кояш нурлы йөзен күрсәтүгә, дөньяны пакьләндереп, шифалы яңгыр явып үтте. Агач яфраклары чем-яшел төскә керде. Һава саф, кешеләр көр күңел белән мал-туарын көтүгә куа. Мәскәүдә көтү иртә кузгала икән. Гаскәриләр дә аякларында. Казанлыларны туктатырга кыҗрап-кыҗрап алгалыйлар алуын, тик куллары кыска. Чөнки вәкиллекне, каладан чыгып, махсус калгай каршы алды. Кораллы сагы да бар. Алдан чапкын җибәреп, киләсен хәбәр итеп куйган иде Шаһи солтан.

      Бүләкләрне барлап, ашап-эчеп, киемнәрне алыштыргалаганчы өйлә җитте. Иван Васильевич шул өйлә вакытында кабул итте дә инде аны. Шаһи солтан башта патшаны танымыйча торды, булышчысы, ахры, дип уйлап куйды. Чөнки бу таушалган өрәктәй арык адәмнең олуг кенәз булуы мөмкин түгел иде. Җансакчының:

      – Башыңны ор, әй, башыңны ор, – дигән ачулы кисәтүеннән соң гына айнып китте. Дикъкать беләнрәк карап бакса, чыннан да, бу адәм олуг кенәз үзе икән.

      – Йә, сөйлә, туганым Мөхәммәдәмин хан ниләр майтарып ята анда? – диде Иван солтанның соңга калган сәламләүләреннән соң. Тавышы үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә, дөбердәп чыга.

      – Мөхтәрәм галиҗәнап, Рәсәй җиренең олуг кенәзе Иван Васильевич, ханның юлламасы – сер юллама. Мин аннан хәбәрдар түгелмен, барысы да кәгазьгә төшерелгән, – дип, Шаһи солтан төргәген сузды.

      Аны йомышчы дьяк саклык белән генә сүтте. Аннан ары:

      – Кычкырып укыргамы? – дип сорады.

      – Юк, – диде патша, – сер, ди бит, ә серне ачарга ярамый.

      Ул, озаклап һәм җентекләп, Мөхәммәдәминнең ярлыгын укырга тотынды. Бераздан туктап калды. Ишегалдында хәрбиләрне маршка йөртәләр иде, күрәсең, «айть-два»лары сарай эченә үк үтеп керә. Иванның кәгазьдәй ак йөзенә сырлар кунды. Моны күреп алган баш сакчы, атылып, урамга чыкты да ачу белән:

      – Отставить, болваны, великому князю мешаете, – дип кычкырды.

      Иван, ниһаять, ярлыкны укып чыкты. Аннан соң ризасызлык белән:

      – Нәрсә, сез анда, мәкинә башлар, юлдан адашмаслык та акылыгыз калмадымы әллә? – дип, илчегә чекерәйде.

      Тик ул бу сорауны җавап алу өчен бирмәде. Уйлануы иде. Чөнки берничә көн элек кенә Кляпиктан чапкын хәбәр китергән иде. Хан гаскәр белән мәшгуль, катлауланулар килеп чыкмагае, дигән. Илче әлеге шиген беренче тапкыр гына белдерми иде инде. Бодай күрсәтеп, арпа алган мокыт хәленә төшүең бар. Әйтик, Мөхәммәдәмин, илче гөманынча, Мәскәүгә яу да чапсын, ди. Бу аның өчен үз теләге белән башын элмәккә тыгу лабаса. Мәскәү карамагында төрле орышларда кайнашып, зур осталыкка ирешкән, заманча коралланган йөз меңлек гаскәр бар. Якын-тирәдә аңа каршы торырлык көч юк. Бу Мөхәммәдәмин ханга бик яхшы мәгълүм. Гаскәрне оештыруда үзе дә турыдан-туры катнашып, Литва орышында баш җиһангир да булып торды. Тар-мар ителәчәген алдан белә торып, бу дуамал җәнҗалга барырга аның башына тай типмәгән лә. Гаскәре мәскәүлеләрдән өстен булган очракта да андый адымга бармас иде Мөхәммәдәмин.

      Уйлана торгач, Иванның чигәсе кыса башлады. Бу араларда өянәге көчәя генә бара. Керфек тә какмый үткәргән төннәре ешайды. Ләкин һич тә бирешәсе килми. Фани дөнья белән алыш-биреше