Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов

Читать онлайн.
Название Казан-йорт / Казань-юрт
Автор произведения Марат Амирханов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02386-3



Скачать книгу

дәүләт кору. Олуг Мөхәммәд, Ибраһим ханнарның рухы рәнҗеп ятмасын. Кулыңа ныклап ал хакимият дилбегәсен. Оят бит, Казан урыс белән тулган, атларга ирек юк. Белеп-сизеп торабыз ич, сиңа урыс илчеләре, урыс дьяклары аяк атларга да бирмиләр, үзләренекен тукыйлар. Тукыйлар гынамы, үзләренчә эшләтәләр дә. Себереп түгәргә кирәк аларны. Татар үз өендә үзе хуҗа булсын!

      Хуҗаш бәк кипшенгән иреннәрен кәсә читенә тигезеп алды, әмма эчмәде, кире өстәлгә куйды. Мөхәммәдәмин дә шәрабка кагылмады.

      Кызык, бәк Үрбәт бикә сүзләрен сөйли ич, дип уйлап куйды Мөхәммәдәмин. Ләкин ул Хуҗашның дәгъваларына карата турыдан-туры ярып бер сүз дә әйтмәде. Әмма шуны ачыклады: арчалылар ханлыкның бүгенге хәленнән риза түгелләр.

      – Кәлимәт куштанның бүресе улый Казан-йортта, – дип, ташка баскандай сүзен өздереп дәвам итте бәк, – мин белгәндә генә, өч ханның башын ашады ул. Карачылар белән дә шул хаин идарә итә, диваны да аның кубызына бии. Иван патша, билгеле инде, бик риза-бәхилдер ялмавызының гамәлләреннән. Йөрәк сыкрый.

      Хуҗаш, һичшиксез, хаклы. Ханлык Мәскәү сүзе белән яши. Кәлимәт тә – баштанаяк олуг кенәз кешесе. Бу вазгыять Мөхәммәдәминнең үзенә дә ошамый. Тик ни хәл итмәк кирәк, ике арадагы Килешү шуны таләп итә бит. Килешүгә тугрылык хакында ул Иванга кат-кат ант итте. Шуның белән бергә, Хуҗаш бәк кебекләрне дә узындырырга ярамый.

      – Ханның тәпәләве үтергеч булырга тиеш, – диде ул, эчке бер киная белән Иван патшаның яраткан гыйбарәсен кабатлап. – Әгәренки аның тәпәләүләре көчле күренеп тә, үтергеч булудан туктый икән, чарасызлыкның башлануы шушы була инде. Ә минем тәпәләүләрем үтергеч булыр!

      Бу кинаяне һәрберсе үзенчә гөманлады. Кәлимәтләрнең койрыгына басар бу, дип сөенде Хуҗаш бәк. Турай исә аны урысларга карата һөҗүмне көчәйтүгә өндәү дип кабул итте.

      – Монахлар мариларны христиан диненә күчәргә өндиләр, чиркәү салдырыгыз, диләр. Беснең мөселман кардәшләребесне мәсхәрә итәләр, – дип, урыслар бакчасына бер олау таш ыргытты.

      Әңгәмә озынгарак сузылды. Сүз бозау имезә, башка тояк тигезә, җитәрдер, мөгаен, югыйсә үтергеч тукмаклар эләгүе дә бик ихтимал, дип уйлап куйды бәк һәм җиңелчә генә кулларын чәбәкләп алды. Бүлмәгә, ябырылып, яшь туташлар килеп керде. Кием-салымнары җиңел, үтә күренмәле, бөтен матурлыклары уч төбендәгедәй менә мин дип ярылып ята. Ашкынулы көй яңгырады. Кәнизәкләр боргаланып-сыргаланып биергә тотындылар.

      Мәҗлес соңында Хуҗаш ханны улы белән таныштырды.

      – Казан-йортның олуг ханына хезмәт итү – минем өчен зур дәрәҗә, – диде Уйгын, ханның күзләренә туп-туры карап.

      Йөзе-күзе, килеш-килбәте, бөтен торышы нур чәчеп тора иде угланның. Үзе дегет арбасыннан төшеп калган диярсең, чәче кара, каш-керфекләре кара, сакал-мыегы кара. Шул каратут йөздә асылташ сыман шомырттай ике кара күз елтырый. Энәдән-җептән киенгән. Ат бәйләрлеге бар бу егетнең, дип уйлап куйды Мөхәммәдәмин.

      – Хан байрагы астында җанымны фида кылырга да әзер, – дип төгәлләде углан сүзен.

      – Җиһан – исәннәр кулында, углан, яшәү хакында уйларга кирәк, – диде Мөхәммәдәмин, – башлы-күзле булырга