Название | Батырша |
---|---|
Автор произведения | Замит Рахимов |
Жанр | Литература 20 века |
Серия | |
Издательство | Литература 20 века |
Год выпуска | 1992 |
isbn | 978-5-298-04233-8 |
– Җитеп торыр, катасың киләмени, тиле?!
Малай тавышка күзләрен ачты, таныш булмаган кешенең кызгылт чыраена, сакалсыз иягенә карап торды, аннан янә:
– Су-у-у! – дип илерде.
– Сабыр ит, олан, сабыр ит, өзлегерсең, – дип юатты аны Абдулла һәм янәшәдәге атына карап алды. Анысы, берни булмагандай, тыныч кына утлый иде.
Мескен сабыйга тагын бер кат су эчергәч, Абдулла биштәреннән зур, түгәрәк арыш ипие, пешкән тавык, йомырка һәм корт чыгарды. Тавыкның бер ботын сындырып алды да малайга сузды. Тегесе хәлсез кулы белән калҗаны эләктереп алды, комсызланып аңа ябырылды, күз ачып йомганчы ялмап йотты. Ә сагышлы күзләре коткаручысы кулларында иде. Түзмәде, тавыкның икенче ботын да бирде Абдулла, аннан кисәк кенә азык-төлеген җыештыра башлады.
– Берьюлы күп булыр, олан. Түз, Алладан сабырлык сора!
Малай аның сүзләрен аңламый бугай, мөлдерәп капчыкка карап торуында. Ә күз төпләрендә яшь тамчылары. Ул да түгел, алар терекөмеш булып аның арык бите буйлап тәгәрәделәр.
Мәгәр Абдулла аяусыз иде бу минутта. Алай да ипиеннән бер кыерчык сындырып алды, аны малайның кулына тоттырды да зиһенен башкага юнәлтү нияте белән сораштыра башлады:
– Ни атлы буласың?
– Яхъя, – дип мыгырданды малай, ипие белән булашып.
– Алай. Ничәдә инде?
– Белмим.
– Баруыңмы, кайтуыңмы?
– Әллә тагы…
Сүзенең һич кенә дә рәте-башы юк иде. Ә Яхъяның кем һәм кайдан икәнен белү кирәк иде Абдуллага. Адәм баласы бит, чалып ташлый алмыйсың. Тереклек иткән җиренә илтеп атасы булыр бу бичараны. Шуңа да һаман сорашуында. Җавапларының гына атасы-анасы юк. Нигә дисәң, малайда сүз хафасы түгел, һаман да ашау белән мавыгуында.
Менә ул ипи кисәген соңгы валчыгына кадәр ялмап йотты, янә теләнергә тотынды. Бу юлы инде Абдулла йомшамады, комсыз малайга янап алды:
– Йөдәтсәң ташлыйм да китәм үзеңне. Бишектәге нарасый түгелсең. Әйткәнне аңла, сөальләремә җавап бир: кайсы карьядән буласың?
– Карьядән түгел, завуттан мин. Тимашевкадан. – Яхъя инде адәм рәтле сүз сөйләр хәлгә килгән иде. Алай да аның җавапларыннан башта берни аңламады Абдулла сорашты да сорашты. Инде тәмам эңгер төште, күз бәйләнде, учак күзгә күренеп яктырды. Чем-кара күзләрен йокы баса башлаган малайны сүз белән газаплау сузылды да сузылды. Шул рәвешле бик озак маташкач кына, Яхъяның өзек-төтек җавапларыннан аның язмышын ачыклагандай булды мулла.
Ул аңлаган кадәресе шул: малайның атасы татарлардан сирәк һөнәр иясе – мәгъдән танучылардан булса кирәк. Гаиләсе белән Тимашевка дигән заводта балчык өйдә гомер сөрсә дә, җәйләр буе таулар арасыннан кайтып керми икән. Былтыр да иртә яздан, җирнең туңы бетәр-бетмәс чыгып киткән кола-яланга. Аның кайдалыгын вә шөгылен бер кеше – Яхъяның анасы гына белә, имеш. Хатын ире янына