Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

итеп бүлеп бирүне үтенүе.

      Кешенең гозерен аяк астына салу гадәте юк Абдулланың. Нишләсен – янә атка менде. Шунысы да бар: аның йөремчәк күңеле инде байтактан юл мәшәкате өнәп йөдәтә иде. Аннан килеп, ил-җирдә ниләр барын белеп тору да кирәк бит әле аңа. Чулман буендагы Уран иләвенә ашкынып кузгалды – шунда дип китеп барышы яшь мулланың.

      Ашап-эчеп, ял итеп алгангамы, кәефе күтәренке иде юлчының. Утлаганнан соң аты да тынычланган, хәл алган – юлның башындагы сыман ярсып атлавында. Инде тирә-юнь дә шактый үзгәрде: таулар кечерәеп, шөкәтсез тарлавыклар кылганлы үзәннәр, көтү йөрешле яткыллар белән алышынды. Бераздан инде юлаучы беренче юкә уйдыгына тап булды. Бу исә алда яфраклы урманнар башлана, чал Урал артта кала бара дигән сүз.

      Һай, мәгърур Уралны шулай ансат кына кичтем дисәң, сүзеңә берәү дә ышанмас. Тау елгаларының ашкынулы ярсуы сабырлана төшсә дә, Урал әле далага баш бирергә ашыкмый. Урыны-урыны белән ул тагын да кыргыйланып, тагын да хәтәрләнеп китә сыман. Кояш түбәнәеп килгәндә, Абдулла һәр ягы урманлы таулар, агачлар арасыннан таш маңгайларын ялтыратып торган кыялар белән уратып алынган «казан» га килеп төште. Каерылып үлән үскән тын яткылны урталай ярып аккан йөгерек инеш каядыр кояш баешына ашыга, шул тарафтагы чагыл-кашлаклар арасына кереп югала. Инешнең ике ягындагы тау итәкләреннән дә чишмәләр тибеп тора. Монда шулкадәр ышык ки, адашып кына да җил әсәре килеп керешле түгел. Төн уздыру өчен моннан да кулай урынны көндез чыра яндырып эзләсәң дә тапмас идең әле.

      Абдулла яр буенда каралып торган сүнгән учак янына килеп туктады. Кемдер ташыган утынын да ягып бетермәгән, тирә-юньдә коры чыбык-чабык ауный. Алай да төн үткәрергә җитмәс. Беренче эше итеп мул гына утын ташып куярга булды. Ат сыртындагы иярен чишеп алды, йөгәннең тезгенен алашаның муенына урап бәйләп куйды да аны чирәмгә җибәрде. Тегесе исә утларга да, су эчәргә дә ашыкмый, каккан субайдай басып тора. Үзе тынычсызлана, колакларын уйната, пошкырына. Якын-тирәдә үләксә-мазар бар, күрәсең. Абдулла үзе тыныч иде. Алай да җәясе белән садагын, чукмарын кул очынарак куйды, һаман да янында уралган атның муенын сыпыргалап алды, аннан шапылдатып янбашына сукты:

      – Йә, бар, утла!

      Үзе җәһәт кенә урманга кереп китте. Ни гаҗәп, алашасы да шомлы пошкырына-пошкырына аңа иярде. Егет, аңа игътибар итмәстән, куелыктан ауган агачлар сөйрәп чыгарды, корыган имән төпләрен каерып алды, аларны ягачак учагы янына ташыды. Ияре капчыгыннан чакматаш белән мәшкә чыгарды, ут көйрәтте, учагын ягып җибәрде. Алаша исә һаман аның янында таптана иде.

      Бу хәл Абдулланы пошаманга салды. Ат бер дә юкка тынычсызланмас, янәшәдә хәвеф-хәтәр булмаса, болай кыланмас. Ул тирә-юньне урап киләсе итте. Коралларын тотып, аланга түшәлгән кылган келәмен иңли-буйлый башлады. Ләкин бу бәләкәй яткылда шикләнерлек берни дә юк иде. Атына һәм үзенә ачуы чыгып, инеш буйлап учагына таба кайтып килгәндә, яр буенда – яртылаш җиргә иңгән мунча кадәр булыр – мүкле ташка тап булды.