.

Читать онлайн.
Название
Автор произведения
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска
isbn



Скачать книгу

китте. Бу сәер күренеш иде. Чәчәк сабакларының төбеннән шуышкан төтенгә гаҗәпләнергә дә өлгермәдем, бөтен түтәлне ялкын ялмап алды. Кызгылт, аксыл, зәңгәрсу чәчәкләр күз алдында куырылып соры төскә керде, яшел яфраклар шәлперәеп төште.

* * *

      Ту-ту-ту ту-ту… Та-та-та…

      Итта-ритта-риттата…

      Бу җырны мин шул көнне үк сәхнәдән ишеттем. Сәхнә йолдызының күкрәгеннән бик күп нужалар күреп шуышып чыккан гарип тавышны да. Гариплек, әлбәттә, төрлечә була. Кемнеңдер кулы урынына ботак үскән була, һәм син аның кулы урынында ботак үскәнен беләсең. Әгәр әлеге тавышны адәм сурәтендә күзалласаң, аның башы да, аягы да юк, һәм алар урынында нәрсә үскәнен дә төгәл генә әйтерлек түгел иде. Бу тавыш гырылдау, ыңгырашу, үкерү арасындарак торган бер нәрсә иде. Ләкин мине гаҗәпләндергән нәрсә бу булмады. Кешеләр төрле булган сыман, аларның тавышлары да төрле. Хәтта әлегедәй гариплек үрнәге булырдайлары да бар. Мине хәтта шундый тавышлы җырчының сәхнәгә менүе дә түгел, ә халыкның аны яратуы гаҗәп иткән иде. Миңа һәрвакыт кешеләрнең күңел халәтен, җанын аңлыймдыр сыман тоелды, һәм һәрвакыт диярлек бу уемның дөреслектән никадәр ерак торуын күрергә туры килде. Мин кешеләр турында бернәрсә дә белмим булып чыкты. Адәм балалары мантыйк кануннары буенча гына яшәми иде. Хәер, моны «китап» дигән төшенчәнең бөтенләй юкка чыгуы үзе үк дәлилләп тора. Ә китапсыз калгач, мин кешеләрнең мантыйк дигән нәрсәне бар дип тә белмәвенә кабат-кабат инандым.

      Итта-ритта-риттата…

      Бөтен халык шәһәр көнен бәйрәм итә иде. Бу бәйрәм элек тә киң билгеләп үтелә иде, әллә кайлардан танылган җырчыларны чакыралар, шәһәрнең төрле урыннарында бушлай концертлар, тамашалар оештырыла, һәм тантаналы авазлардан бөтен тирә-як яңгырап тора. Хәтта ачтан үләр чиккә җитсәң дә, бу көндә үзеңне бәхетле итеп тоясың: җыр-моң, шатлык авазлары үзенә ияртә, һәм син хәтта нәкъ шушы мизгелдә җан бирсәң дә, теге дөньяга елмаеп барып керерсең шикелле тоела иде. Соңгы елларда ул тагы да шау-шулырак булып китте. Концертларга, җырлы-моңлы тамашаларга спортчылар бәйгеләре өстәлде, шәһәрнең бер урамында ат чабышлары, автомобиль узышлары үтсә, икенче урамында йөгерешчеләр бәйгесе уза, мәйданлы урыннарда һәртөрле көрәшләр, гимнастларның, циркачларның чыгышлары оештырыла, күктә аэропланнар гүелди, Агыйдел белән Караиделдә көймәләр, эреле-ваклы катерлар ду килә. Кыскасы, бәйрәмнән җирдә дә, суда да, һавада да качып булмый, һәм син качарга теләмисең дә – кырык эшең кырылып ятса да, иң бәхетле кешеләрнең берсенә әйләнеп, күңел ачарга керешәсең.

      Ул көнне мин дә бәйрәмчә кәефтә идем. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, шәһәр тантанасыннан бигрәк, янымнан атлаган гүзәл иде. Гуля. Суга батып барган адәм саламга ябыша, диләрме әле? Мин – нәкъ шул батып барган кеше, һәм Гуля минем табыныр Аллам да, тотыныр саламым да иде бугай. Һәрхәлдә, кыска гына буйлы, ябык кына шушы кыз белән мин яшәвемнең мәгънәсезлеген оныта ала идем шикелле.

      Әдәбият дигән нәрсә юкка чыккач, данлыклы язучыдан мин гади бер бәндәгә әйләнеп калдым. Юк… Гади кешеләргә күпкә җиңелрәк