Название | Китап (җыентык) |
---|---|
Автор произведения | Марат Кабиров |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2017 |
isbn | 978-5-298-03369-5 |
– Юк, мин ул хакта түгел… Ник син минем белән яшисең?
Ул бер мизгелгә сискәнүле караш ташлады. Әлеге соравымның куу түгеллеген аңлагач, җиңел сулап куйды.
– Ну… Синең белән яшәү уңайлы.
Шайтан алгыры!
Минем, берничә дистә роман язган язучының, «ярату» төшенчәсен Гуляга аңлатырлык сүз запасым юк иде. Хет көл, хет ела.
– Ник син минем белән йоклыйсың? Ну…
Ул янә күз сирпеп алды.
– Ә кайда йоклыйм соң? Икенче дивандамы?
Мин кычкырып көлеп җибәрдем. Ул бертын сәерсенеп карап торды да кушылып көләргә тотынды.
– Шайтан алгыры! – дидем мин, көлүдән туктый алмыйча: – Ни өчен син миңа бирәсең. Аңлашыламы? Мин секс турында…
Гуля тагы да ныграк көләргә кереште.
– Чөнки син мине телисең, – диде аннан соң. – Әллә сиңа ошамыймы?
– Ошый. Ә кайчагында ник үзең башлап… Ну…
Гуля тагын көлде.
– Чөнки мин сине телим…
– Ә ник… Ник мине телисең? Ник…
– Сәер кеше син! Һәр нормаль хатын-кыз аны тели. Ә мин нормаль хатын. Ә син сәер кеше. Син балаларча беркатлы сораулар бирәсең. Син бөтенләй бүтән… Син чит планетадан төшкән шикелле. Әйе, кайчагында мин сине башка планета кешеседер дип уйлыйм. Һәм… Һәм мин сине тели башлыйм. Мин әле дә шулай уйлыйм. Һәм…
Шайтан алгыры! Бу мизгелдә Гуля шултиклем саф һәм назлы иде. Беләкләре муеныма сарылу белән, мине ярсу хис биләп алды…
Бәйрәм көне безнең шулай башланды. Хәтсез генә аунаганнан соң, урыннан торгач, капкалап алдык та урам әйләнергә чыгып киттек. «Кашкадан» да инде концерт башланган иде. Сипайлово бистәсенең ял паркы бу. Яңа ел бәйрәме дә, башка тантаналар да шушында үтә. Һәртөрле күңел ачу чаралары, барлар, кафелар туктаусыз эшләп торгач, гади эш көннәрендә дә кеше өзелми. Өстәвенә матур гына күле дә бар. Рәхәтләнеп су коенып, кызынып ятарга була. Безнең бу күлдә су кергән юк. Суга батып үлгән ханымның мәетен чыгарганнарын күргәннән бирле күңел тартмый. Бу хәл берничә ел элек булса да. Ә монда җәйләрен еш йөрибез. Бәйрәм көнне ул әллә кайдан шаулап тора иде. Кайдандыр чакырылган җырчыларның тавышы бөтен бистәгә яңгырый.
Без Бикбай урамындагы «Макдоналдс» тан алган туңдырманы ялый-ялый барып кердек тә, «Кашкадан» ны бер әйләнеп, ниләр барлыгын белешеп чыкканнан соң, концерт карарга керештек. Көчле динамиклар авазыннан җир дерелдәп тора. Бер-береңне генә түгел, ә үз уйларыңны да ишетмәссең кебек тоела. Әмма динамиклар тавышына мин иярә алмадым.
Халык күп иде. Төркем-төркем булып оешып, гәп куерталар. Кемнәрнеңдер кулында – сыра банкалары, кемнәрдер коктейль, кемнәрдер «пепси» чөмерә. Берәүләр атынгычта, икенчеләр әйләнгечтә пыр туза. Үбешеп, яки бер-берсенә ышкылышып торган яшь парлар да еш очрый. Кыскасы, һәркем рәхәтләнеп күңел ача, җаны теләгәнне кылана. Сәхнәдә ниләр барганын юньләп күрмәгәч, мин шуларны күзәттем, әмма бу тиз ялкытты. Тагын җырчыларга төбәлдем. Әмма ялт-йолт килгән утлардан, вакыт-вакыт бөтен дөньяны томалардай булып ургылган төтеннән һәм сәхнә буйлап сикергәләгән шәүләләрдән