Название | Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман |
---|---|
Автор произведения | Махмут Хасанов |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2017 |
isbn | 978-5-298-03455-5, 978-5-298-03457-9 |
Иргали үзе белән янәшә атлап барган хәзрәткә күз төшергәләп ала. Дөнья бетереп зарланса да, яшенле-дәһшәтле еллар әллә ни үзгәртмәгән аны. Бары тик өс-башы гына бүтәнчәрәк. Элек затлырак та, баерак та киенә иде кебек. Бәлки, дөнья күрмәгән, дөнья белмәгән Иргалигә генә шулай булып тоелгандыр. Хәзер исә әнә хәзрәтнең өстендә җиңел хәтфә бишмәт. Бишмәт өстеннән төсе уңган җилән киеп алган. Атлаганда җилән чабулары чак кына җилфердиләр. Башында җыйнак кына кырпу бүрек. Бу инде яңалык. Элегрәк аның башыннан ак чалма төшмәс иде. Аягында киез ката. Кулында исә гадәттә карт-коры таянып йөри торган гап-гади туйра таяк.
Гыйззәт хәзрәтнең өе мәчеткә каршы гына. Бик тиз барып җиттеләр. Биек урыс капкадан керү белән күрде Иргали: бөтен нәрсә җитеш – йорт кына түгел, абзар, келәт, лапас, мунча кебек каралтылар байларча, өр-яңадан булмасалар да, бик ныклар. Мал-туар да ишле булырга тиеш. Абзар тирәсеннән печән, сбруй, ат тизәге исе, муллык исе бөркелеп тора. Иргалинең ялгышмавын раслагандай, ишегалдының буеннан-буена сузылган абзар ягыннан ат пошкырган тавыш ишетелде.
Аларны унлы лампа белән яктыртылган, җылы итеп ягылган һәм мул булып төрле ризык-тәгам исе чыккан өй каршылады. Бусага аша атлап керү белән, хуҗа кеше шәрран ярып аваз салды:
– Каячы, кайсыгыз бар анда? Самавырны яңартыгыз, олуг кунак бар…
Кече яктагы сәке өстендә ястү намазга оеп, тәсбих тартып утырган остабикә, бу сүзләрнең миңа бернинди дә катнашы юк дигән сыман, картның сүзләрен колагына да элмәде. Ак яулыгының ике почмагын җилкәсенә таратып, ике очын ияк астыннан бәйләп куйган килеш, тәсбих тоткан куш кулын йөзе турысына күтәрә төшеп, сәҗдәгә иелде. Каяндыр аралыктан өрәктәй чандыр бер хатын килеп чыкты. Җилләнеп килеп тә чыкты, иң әүвәл хәзрәтнең өстен салдырып элде. Шундук җитез-өлгер хәрәкәтләнеп, табын хәзерли башлады. Иң элек түрге як сәкене тоташтан иңләгән ап-ак тула киез өстенә ак-кызыл шакмак бизәкләр төшереп сугылган киндер ашъяулык җәйде. Бераздан поднос белән чынаяклар, вак-төяк савыт-сабалар ташый башлады.
Хәзрәт, ым кагып кына, Иргалигә дә чишенергә кушты. Кунак кыстатмады, шинелен салып элде дә, хуҗаның чишенеп бетүен көтеп, тәрәзә буендагы эскәмиягә килеп чүкте.
Хуҗа да кара хәтфә кәләпүш, озын ак күлмәк, кара камзол, йомшак читектән генә калды. Бары тик шуннан соң гына сәке йөзлегенә килеп утырып: «Ләхәүле…» – дип, йоласын китереп, озаклап дога кылды. Иргали дә битен сыпыргандай итте.
Ул арада табынның түрге өлешенә пар бөркеп торган самавыр, урта бер җиргә, тәмле хуш ис таратып, йөзе килеп пешкән кабартма тутырылган агач табак килеп утырган иде инде.
Түр башына менеп кунаклаган хуҗа:
– Әйдә, кем, Иргали улым, булганыннан җитеш, – дип, бисмилласын әйтте дә кабартма тутырылган табакка үрелде. Башта дәшми-тынмый гына ашадылар. Чәйне хәзрәт үзе ясады. Сирәк-мирәк кенә Иргали ягына да күз төшереп алгалады. Ахырда итләч ирене белән елмайды да: «Үзең болай, кем, сөбханалла күренәсең», – дип, соклануын