Название | Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… |
---|---|
Автор произведения | Ринат Мухамадиев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2018 |
isbn | 978-5-298-03670-2 |
– Шулайдыр, Чемпионга җиткән булмас, – дип кенә куйды арадан кемдер.
Үз атлары белән мактанып туймаган, үз атларын мактаганны сәгатьләр буена да тыңлап торырга әзер булган рәискә шул җитә калды. Тагы бер мәртәбә йотып алгач, күбекләнеп торган кымыз тулы стаканын читкәрәк куеп, бик җитди сүз әйтергә җыенганын белгерткәндәй, ул, көрәк кадәр уч төпләрен бер-берсенә ышкып, урыныннан торды.
– Чемпионны өстерәп йөрмәгәндә дә ярар иде, район Сабантуе алдыннан бер җилләнеп кайтсын гына дидек. – Үзенә кушылучы, аның сүзләрен җөпләп ни дә булса әйтүче булмагач, ул кулын гына селтәде дә янә иркенләп урынына утырды. – Атларда ни аңлыйсыз соң сез?! Атны сайлый һәм карый белергә кирәк шул аны… Яратырга кирәк…
Аның белән килешми хәле юк иде берәүнең дә, Фәләховка «ат җене кагылган»лыгын яхшы беләләр ич. Баш кагудан битәр нинди чараң булсын.
Офыкта бермәл тузан гына эленеп торды. Ә бераздан шул тузан өермәсе алдыннан коштай очып килгән ике ат шәйләнде. Мәйданда янә җанлану көчәйде.
– Син, кем, Мостафа энем, ашыкма әле, – дип бер-бер артлы урыннарыннан күтәрелде моңарчы янәшәдә ипле генә тамак кырып утырган Нурлы Алан аксакаллары.
– Чебешне, ни бит аны, көз көне саныйлар түгелме?.. – дип мыгырданып алды тагы кайсыдыр.
Фәләховның исә үз-үзенә ышанычы шул дәрәҗәдә көчле иде ки, хәтта ул урыныннан да кузгалмады, өстәл читенә ике кулын җәеп куйган көйгә киерелә төшеп, шаркылдап көлеп җибәрде:
– Сез нәрсә, акылыгыздамы? Тирә-якта минем Чемпион белән сүз көрәштерерлек чабышкы бар дип беләсезме?.. Кеше көлдермәгез!
– Урындыкка ябышмагансыңдыр ич, Фәләхов энем, син аны үзең торып кара.
– Торып карыйсыңмы, ятып карыйсыңмы, беренче дигәч беренче инде, сезнең кырыкмышларга гына уздырмыйбыз анысы, – дип сөйләнә-сөйләнә булса да, аягүрә торып басмый чарасы калмаган иде аның.
– «Кырыкмыш» дисең инде, алайса…
– Күләгәсе ич, Чемпионның күләгәсе, – дип кычкырып җибәрде Фәләхов. Үзе җитәкләгән колхоз чабышкыларына ышанычы чиксез-чамасыз иде шул аның. Ләкин шундук, тынычсызлана төшеп, ирексездән куллары белән кесәсен капшарга кереште – күзлеген эзләде.
Мәйданга таба чынлап та ике ат якынлашып килә иде. Берсе, әлбәттә, күрше колхоз чабышкысы Чемпион. Ә аның белән янәшәдә, күләгә сыман ияреп, җыйнак кына гәүдәле икенче бер ат элдерә. Җайдаклары күренми дә диярлек, төшеп калганнармыни – атларының ялына сеңгәннәр.
– Чемпион, Чем… пи-он… – дип, йөрәк авазларын чыгарып кычкырып җибәрде Фәләхов, үз-үзен белешмәстән.
Хуҗасының тавышын ишетүдәнме, Чемпион, башын суза төшеп, алга ыргылды. Аның озын сыйраклары бер атлаганда ким дигәндә тәртә буе җир элдерә ич. Каеш белән кысып буылган сыман ялтырап торган тыгыз билләре дисеңме, канат сыман җилдә җилфердәгән ялларымы, сыртның дәвамы сыман дугаланып үрә баскан койрыкмы – Чемпионның исеме