Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев

Читать онлайн.
Название Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…
Автор произведения Ринат Мухамадиев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03670-2



Скачать книгу

килгән чык бөртекләре ай нурларында коена. Ә ул уйный… Зөфәр абый уйный. Имән түмәре өстенә утырган да, башын кыңгыр салып, моңлы күзләрен йолдызларга текәгән. Уйный. Бармаклары басканнан түгел, гүя гармун телләре үзләре биеп тора. Көн дә шулай: ул уйный, ә кыз-кыркын, егетләр өздереп бииләр, җырлыйлар. Җырлап-биеп туймыйлар, уен-көлке белән күңел ачалар… Яшьләр соң гына таралыша башлый. Шунда гына Зөфәр абый урыныннан кузгала, менә тагы бер кич узды дигәндәй, тирән сулыш ала, көрсенгәндәй итә һәм, гармунын култык астына кыстырып, салмак адымнар белән читән буйлап салынган сукмактан үз тыкрыкларына кереп югала. Ул ни өчендер үзен озатканны, үзенә юлдаш булганны өнәп бетерми.

      Ә өйләрен, тәрәзә йөзләрен, капкаларын ничек бизәкләде, нинди зәвык белән йорт җиткерде алар Салих җизни белән. Төсләрне тоймаган кеше шулай кора аламы каралты-кураны?! Зөфәр абыйның өй каршындагы бакчаларында алты-җиде төрле роза гөле үстерүе дә бөтен авылга билгеле иде. Агы бар, ал, кызыл чәчәклеләре. Шулар арасында кара чәчәкләр… Ходаем, кара чәчәк тә була микәнни?! Чәчәккә нигә андый төс?.. Хәтергә куркыныч бер саташу, төш булып кереп калган ул кара чәчәкләр. Өн идеме, әллә төш кенә идеме соң? Ал, кызыл, ак розалар арасында утырган кара чәчәкләр әле дә күз алдымда.

      Тирә-як басуларны, урманны, авылны һәм авылдашларын ихлас ярата, үз итә иде Зөфәр абый. Шәһәргә китеп, еллар буе югалып торучыларны да әллә каян, аяк атлавыннан, сулышыннан ук танып ала бит ул. Якынлашып җитәргә өлгермисең: «Үсеп буламы, кем, энекәш?» – дип, башлап сәлам бирә. Кичке уеннарда кем кемгә каршы китереп басканны, кемнең кем белән парлашып биегәнен үтә күрүе, кәефе булганда, берәр кызык әйтеп, биючеләрне дәртләндереп җибәрүләре турында әйткән дә юк…

      Түзмәдем: «Зөфәр абый, син үзең дә белмисең, син… син шундый әйбәт, шуңа яраталар сине. Алдамый, беркем дә алдамый… Яраталар, Зөфәр абый», – дип, төче сүзләр сөйли башлаганымны сизми дә калдым.

      – Эне-ем, – диде ул, сузып кына, – алдакчы да түгелсеңдер, бәлки. Әйбәт малай син. Шулай да дөресен сөйләмисең. Күз алдына да китерә алмыйсыз шул сез Зөфәрне кызганыч түгел итеп. Кызганыч түгел! Беләсең килсә, мин бәхетле дә әле. Аңлыйсыңмы, бәхетле мин. Шушы хәлемдә дә йөз ел, Ходай кушса, мең ел яшәр идем, рәхәтләнеп яшәр идем. Барыбер туймас идем бу якты дөньядан!..

      Мин аның соңгы сүзләрен әле соңрак та бик күп тапкырлар кайтып-кайтып искә алдым. Алар хакында күп тапкырлар уйланганым булды. Әйе, «якты дөнья» диде ич!.. Ул аның яктылыгын, матурлыгын белеп, тоеп, шуңарга куанып яши икән ләбаса. Әмма ул чакта шундук сорау бирергә ашыкканмын:

      – Алай булгач, нигә соң үзең гел моңлы җырлар, кайгылы, бәхетсез кешеләр җырлый торган озын көйләр яратасың?

      Бу сорау үземә шунда ук ошап та куйды. Моңарчы әйтелгән сүзләремнең иң урынлысы булып тоелды ул.

      – Нигә моңлы көйләр генә булсын? Инеш буена төшкәнең бар ич, кичләр буе бию көйләре, шаян такмаклар уйныйм лабаса. Әллә син дә җиткән кызлар түшенә май коңгызы ташлаудан башканы белмисең инде?..

      Ул шулай сөйли сөйләвен, шаярткандай итә.