Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Читать онлайн.
Название Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт
Автор произведения Разиль Валеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2015
isbn 978-5-298-02888-2



Скачать книгу

хәстәре белән үткәрә, бары тик үзендә көч, ныклык, ышаныч сизгәч кенә күккә күтәрелә. Мин кеше гомерен үземчә аңлатам – десантникларча, ә бабай бүтәнчә сөйли иде. Кеше гомере – тау кебек, ди иде ул. Кеше тау итәгендә туа да ярты гомере буе өскә күтәрелә, менеп җиткәч, хозурланып, як-ягына карана – бөтен дөнья уч төбендәге кебек, бар нәрсә кечерәеп, бәләкәйләнеп калган, ә ул зур, ул хәзер теләсә нәрсә эшли алыр, аның кулыннан бар нәрсә дә килер төсле. Ләкин… туктап кала алмый. Вакыт – рәхимсез, вакыт аның аякларын сәгать маятнигы иткән дә алга-артка, артка-алга йөртә, ул ирексездән хәрәкәт итәргә мәҗбүр, ул ирексездән атлап бара. Кеше башта кая барганын да аңламый тора, аннары кинәт кенә аңлап ала да, аякларын терәп, түбән төшмәскә тырыша, ә маятник туктамый, алга-артка, артка-алга йөри дә йөри. Тау төшкән саен кешенең күңеле дә төшә, аңа шул ук агачлар да, шул ук үләннәр дә, шул ук чәчәкләр дә бүтәнчә күренә, дөнья да караңгылана барган сыман тоела. Аның күз аллары томалана, ул алдындагы әйберләргә игътибар итми, һаман-һаман теге як тау итәген, андагы кояшлы аланнарны, чыклы үләннәрне, сайрар кошларны, тауга менү ләззәтен искә төшерә, бары шуның белән генә яши…

18

      Кинәт Рифкать сискәнеп китте… Ул да бүген көне буе бала чагын, үткән көннәрен уйлап ятты бит. Ул да тау төшә микәнни? Юк, ул әле тауга менеп тә җитмәгәндер… Менеп җитә алмыйча егылып төшкәндер. Аның күз алдына аермачык булып тау килеп басты. Менә алар, альпинистлар кебек бер бауга тезелешеп, кыяга үрмәлиләр. Бау очында: Вагыйз, Тансык, Илдус, Володя, Юра, астарак: генерал, полк командиры, өлкән лейтенант, ә уртада – Рифкать. Менә аягы таеп китте дә, ул упкын өстендә асылынып калды, иптәшләре дә, командирлар да, нишләргә белмичә, аптырашып карап тора. Берничә секундтан алар барысы да упкынга очачак. «Юк! – дип кычкыра Рифкать. – Юк!» Һәм кесәсеннән пычак алып үзен бәйләгән бауны кисеп җибәрә, зур бау тартылудан зыңлап куя, һәм Рифкать аска, упкын төбенә оча.

      – Аһ!

      Ул, тотынып калырга теләгәндәй, сул кулын һавада бутады һәм, кулы ниндидер җылы әйбер тапкач, күзләрен ачып җибәрде. Илдус аның өстенә иелгән дә кулын кыскан килеш ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдый иде:

      – Рифкать, тынычлан, Рифкать, без монда.

      Томан эченнән әкрен генә Вагыйз килеп чыкты, аннары Тансык күренде, аннары Юра…

      – Әйе… – диде Рифкать.

      Ул әле яртылаш кына монда, яртылаш әле ул үзенең уйлары дөньясында иде. Шуңа күрә бу «әйе» нең нәрсәгә әйтелгәнен дә аңлап бетермәде: менә килеп тә җиттек, таудан түбән тәгәри башладык, дияргә теләдеме ул, әллә, янында дусларын күреп, әйе, мин сезне күрәм, әйе, мин исән, мин сезнең белән бергә яшәячәкмен әле, дип расларга уйладымы? Аның уйлары хәзер соң чиккә җитеп буталган, әйтерсең баш сөяге эченә умарта күче оялаган иде. Күчнең гөжләве көчәйгәннән-көчәя бара, кортлар, иреккә чыга алмаган ачудан, яндырып-яндырып тешлиләр, чыгарга юл эзлиләр сыман.

      Табибә килеп укол кадагач, умарта күченең гөжләве басыла төште, һәм Рифкать үзе янында кешеләр бар икәнен исенә