Название | Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт |
---|---|
Автор произведения | Разиль Валеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2015 |
isbn | 978-5-298-02888-2 |
Ничек кенә булды соң әле бу? Өйрәнүләр дә үткән, барысы да исән-сау, ә мин монда ятам. Табиб дөрес әйтте, болай юк-бар нәрсә уйлап, үземне газапламаска кирәк. Онытырга, барысын да онытырга!
Йә булмаса, табиб әйтмешли, яхшырак нәрсәләр хакында уйларга кирәк…
Самолёттан сикерүгә, ул, җил тыгызлыгыннан, җил ачылыгыннан саклану өчен, ирексездән күзләрен йомды. Нәрсәгәдер таянырга теләп, тырыша-тырыша аякларын аска сузды, куллары белән тотыныр җир эзләде. Берни дә таба алмагач, нәрсә булса, шул булыр дигәндәй, бөтенләй битараф калды. Ләкин бу битарафлык озакка бармады, күңелгә бер-бер артлы шомлы уйлар килә башлады. Гүя ул шаулап агучы тау елгасына егылып төшкән дә ярга чыга алмыйча ага да ага.
Рифкать, колач җәеп йөзәргә теләгәндәй, кулларын бутап алды да гәүдәсе, ныклыгын югалтып, бөтерелә башлавын сизгәч, күзләрен ачты. Аста бик зур тәлинкәгә охшаган түгәрәк күренде. Кинәт аңа ул үзе аска таба төшми, ә күлләр-елгалар, басу-кырлар тезелгән шушы гаҗәп зур тәлинкә, Җир атлы тәлинкә күзгә күренеп якыная, өскә таба очып килә кебек тоелды.
Менә кызыл көчеккә охшаган кояш, астан гына үрелеп, алсу теле белән тәлинкәнең бер читен ялый башлады. Көчек-кояш башын күтәргән саен, аның кызыллыгы сыегая. Ул әкренләп үзенең алтын-сары төсенә керә бара— әйтерсең кемдер аны ялгыш кызыл буяулы чиләккә төшергән дә хәзер, кеше-кара күргәнче дип, ашыга-ашыга сөртә иде.
Җылы кояш нурлары, тыгыз һава белән өртелгән, шартларга җитеп киерелгән гөмбәз аша узып, салкын шәмәхә төскә керде. Күк йөзе тулы шәмәхә гөмбәзләр. Күзне кысыбрак карасаң, ниндидер җан ияләре болыт-мендәрләргә эленеп торган кебек күренә. Рифкатьнең шулчак җырлыйсы килеп китте.
Фәрештәдәй, күктән төшә дә ул,
Җен шикелле керә сугышка…
Бүген аларга, чыннан да, җен кебек чабарга туры киләчәк. Рифкать сул кулы белән автоматын капшады. Җир, тәлинкә формасын югалтып, гадәти җиргә әйләнеп калды. Аста – куе яшел төстәге дала. Анда-санда, төрле зурлыктагы көзге ватыкларына охшап, күлдәвекләр ялтырый. Ике көн тоташ яуган яңгырдан соң җир әле кипшерә дә башламаган. Кояш нурлары, яңа гына йокысыннан торып юынырга җыенган малай кебек, иренеп кенә, теләр-теләмәс кенә күлдәвекләрдә коена. Рифкать башын күтәреп карады: зәңгәр күк йөзен исәпсез-сансыз гөмбәзләр чуарлаган, хәтта кояш та болыт арасыннан башын тыгып караган сыман күренеп-күренеп кенә китә. Бу гөмбәзләр барысы да төшеп җиткәч, җирдә басар урын да калмас шикелле. Көнбатыш яктан салкынча җил исеп куйды. Әйтерсең бу хозурлыктан аерылып җиргә аяк баскач, аларны ни көтәсен искәртә иде ул. Әллә инде өстә генә шулай тын булган, төшкән саен җил көчәйгәннән-көчәя