Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Читать онлайн.
Название Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт
Автор произведения Разиль Валеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2015
isbn 978-5-298-02888-2



Скачать книгу

барельефлары уелган стена тора. Командир алар хезмәт иткән частьның хәрби традицияләре, часть узган данлы сугыш юлы турында сөйләде. «Бу традицияләр бүгенге көндә дә дәвам итә, – диде прапорщик һәм, музей түренә узып, утны кабызды. – Менә монда – тыныч вакытта батырлык кылган десантниклар турында сөйләүче экспонатлар».

      Стендтан нәкъ Рифкатьнеке төсле форма кигән, аның яшьләрендәге ике егет елмаеп карап тора. Сурәтләре астында эре хәрефләр белән болай дип язылган:

      Гвардия старшинасы Савченко Анатолий Иванович, 1953 елда туган, ВЛКСМ члены, беренче класслы белгеч, Совет Армиясе отличнигы.

      Гвардия өлкән сержанты Котко Виктор Владимирович, 1954 елда туган, ВЛКСМ члены, беренче класслы белгеч, Совет Армиясе отличнигы.

      Хәрби һәм политик эштәге зур уңышлары, югары хәрби осталыклары һәм авыр һава десанты техникасын «дошман» тылына төшергәндә күрсәткән батырлыклары өчен комсомолец А. Савченко һәм В. Котко Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.

      Рифкать үз күзләренә үзе ышанмады. Күктә тургайлар сайрап торган тып-тыныч заманда ничек итеп шундый зур батырлык эшләде икән соң алар? Армиядә төрлесе булырга мөмкин: автоматтан да аталар, граната да ыргыталар, туплар да гөрселди, самолётлар да сызгырып оча, танклар да җир селкетеп йөри – чын сугыш бара диярсең. Ләкин шул чакта игътибар белән тирә-якны карасаң, полигон читендә чайкалып утырган игеннәрне, зәп-зәңгәр тыныч күк йөзен күрәсең дә бу хәрби өйрәнүләрнең, ни әйтсәң дә, киноларда күргән, китапларда укыган, бабасы сөйләвеннән ишетеп белгән чын сугыш түгеллеген, ә бәлки бик зур һәм кирәкле, бик җитди уен гына икәнен аңлыйсың. Нәрсәсе беләндер ул бала чакта уйнаган сугыш-сугыш уенын да хәтерләтә кебек. Бәләкәй чакта, уйный торгач, чынлап сугышып киткән чаклары да була иде. Чөнки уенга бирелеп кызып җиткәч, уйный торган иптәшең чын-чыннан дошман булып күренә башлый. Монда алайга ук барып җитми җитүен, ни әйтсәң дә, бала-чага түгел бит, солдатлар. Ә шулай да өйрәнүләр вакытында кайчак үзең дә сизмәстән онытылып китәсең, әгәр инде шундый чакта каршыңда чын дошман да торса, үз-үзеңне аямыйча, өстенә ташланасыңа бер шигең дә булмый.

      Наполеон заманыннан калган мылтыкларны караганда да, төрле револьверлар, пистолет-наганнар, автоматлар, туплар, сугыш трофейлары белән танышканда да, Рифкать һаман шул турыда уйлады. Музейдан чыгып казармага кайткач та елмаеп карап торган ике егет сурәте күз алдыннан китмәде. «Димәк, солдат хезмәте – сугыш-сугыш уены гына түгел. Орденны юкка бирмәсләр иде. Сугыш вакытында да теләсә кемгә бирмәгәннәр аны», – диде ул эчтән генә үз-үзенә.

14

      Нәрсәдер шапылдаган тавыш ишетелде. Гөр килеп палатага берничә кеше килеп керде.

      – Шушымыни инде безнең герой? Берәр җире тырналган мәллә? Хәзер без аны… – Түгәрәк йөзле, итләч борынлы, ак башлыклы табиб, Рифкатьнең чынлап ятуына ышанмаган кебек, шаяра-көлә урындыкка килеп утырды. Баш бармаклары белән аскы күз кабакларын тартып карады: бер дә табиб димәссең,