Название | Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт |
---|---|
Автор произведения | Разиль Валеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2015 |
isbn | 978-5-298-02888-2 |
Әллә инде йөгерә торгач арылды, әллә арттан командирлар килүен сизеп торганга шулай булды – Рифкатьнең җилкәсе буйлап җылы май агып төшкән сыман тоелды. Алда «дошман» күренгәндә, ул инде җил-яңгырны да сизмәс дәрәҗәгә җиткән, аның бөтен тәне утлы йомгак төсле кызышкан иде. Шулчак һавада ракета кабынды, алдан киткән батальоннар «дошман» ның тылына төшкәннәр иде, ә Рифкатьләр батальоны «маңгайдан» китереп бәрде.
Ләкин, «идарә итү пункты» алынгач та, «дошман» бирешергә теләмәде, үзенең резервын кертеп, соңгы көче белән һөҗүмгә күчте. Монысы инде иң соңгы, иң хәлиткеч бәрелеш иде.
– Гранаталарны әзерләргә! – Командирның җан ачысы белән ертылып кычкырган авазы, яңгыр пәрдәсен үтеп, солдатларга ишетелде.
Рифкать саз чапырдатып йөгергән уңайга гранатасын алды. Каршы искән җил керфекне күтәреп карарга да ирек бирми, тир белән кушылган яңгыр суы, маңгайдан агып төшеп, ачыттыра-ачыттыра күзгә керә. Бөтен тән: баш та, аяклар да, куллар да, гәүдә дә ут яна, хәзер менә атылып барган шәпкә танк астына ташланса, аның кызуыннан танк яна башлар иде сыман. Бары тик кулдагы граната гына, салкын бака кебек, уч төбен кытыклап тора. Бу кытыршы салкын тимерне тизрәк «дошман» өстенә ыргытасы, тизрәк аннан котыласы, бу иге-чиге булмас төсле тоела башлаган мәхшәрле көнгә чик куясы килә. Мәрхәмәтсез җил дә, бөтен тәнгә генә түгел, хәтта үзәкләргә үтеп яуган яңгыр да шушы күз алдына анык китереп булмый торган «шартлы дошман» эшедер, ул дошманны җиңүгә җил дә басылыр, яңгыр да туктар һәм, болытларны куа-куа, түгәрәк йөзле, ерык авызлы, көләч кояш килеп чыгар төсле.
Рифкать граната боҗрасын тартты да, уң кулы белән кизәнеп, артка каерылды. Бөтен көченә киерелүдән мускуллар зыңлагандай булды. Хәзер… хәзер… граната «дошман» өстенә очачак. Ул, аякларын саздан суырып чыгара-чыгара, алга атлады. Каршыда бәләкәй генә таучык калкып чыкты. Хәзер… менә шул калкулыкны гына үтә дә… Кинәт аның сул аягы һавада асылынып калды. Нәрсә булды, әллә башы әйләнәме, әллә аягы оеды да берни сизмиме? Ул, җир катысын тоярга теләгәндәй, гәүдәсенең бар авырлыгын сул аягына күчерде һәм, тигезлек саклый алмыйча, янтаеп китте. «Чокыр! Аяк чокырга туры килгән!» Яшен тизлеге белән ялтырап куйган уйдан баш мие бер мизгелгә яктырып киткәндәй булды, күздән утлы энәләр чыгып очты. Ниһаять, сул аяк җирне эзләп тапты, ләкин тотынып кала алмады, таеп китте, һәм Рифкать таучык итәгенә барып төште. Уң кулының терсәге ирексездән язылып китте… Һәм граната җиргә тәгәрәде. Рифкать, ни булганын үзе дә аңламыйча, граната өстенә ташланды, эләктереп алды да аны учына кысты. Шулчак баш миен өтеп, көйдереп, утлы өермә узды. Ул, сытып юкка чыгарырга теләгәндәй, гранатаны һаман саен ныграк кысты. «Дүрт секунд!..» – дип пышылдады ул. Рифкать граната тотып тезләнгән җиреннән сикереп торды: тәндәге бөтен ару-талулар сыпырып алгандай юкка чыккан иде. «Тизрәк! Тизрәк!» – дип типте йөрәге. «Тизрәк! Тизрәк!» – дип исте җил. «Тизрәк! Тизрәк!»– дип, колагында кайтаваз яңгырады, колагы чыңлады. Кинәт алда,