Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 1 том
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная зарубежная литература
Серия
Издательство Современная зарубежная литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03859-1



Скачать книгу

гаҗәп иде. Таллыклар очына тынлык кунган, су өсте шар тәгәрәтерлек тип-тигез, ник бер шылт иткән тавыш, ник бер хәрәкәт булсын! Тик ара-тирә кармак очына дүрт канатлы энә карагы килеп куна яки су уртасында берәр балык сыртын елтыратып чумып куя.

      Менә шул җылы, рәхәт чынлыкта инде без, балыкчы, «шалт!» җилкәгә, «шалт!» чикәгә, «шалт!» култык астына сугып, сихерләнгән кешедәй, калкавычлардан күзне алмыйча утырабыз. Гаҗәеп хозур! Йөзләп озынборынның җанын җәһәннәмгә җибәргән арада, берәр чабак та эләгеп куя. Ялтыратып ярга чөям үзен. Аннан тагын «шалт!» җилкәгә, «шалт!» чикәгә…

      Шул көнне кичкә таба райүзәк ягыннан килүче брезент түбәле, киң көпчәкле батыр ГАЗ-7 машинасы күпергә җиткәндә генә шып туктады. Машинадан таза гына бер кеше төшеп, миңа таба килә башлады. Килеп җитәр-җитмәс, бу миңа елмаеп дәште:

      – Нихәл, балыкчы! Каптырабызмы?

      Кем дип торам, бу әлеге «Райпищекомбинат» директоры икән ләбаса!

      – Ә-ә, иптәш директор! Саумысыз!

      Ул минем белән кул биреп күреште дә кара чиләк янына чүгәләде.

      – Әллә-лә-лә! Чабакларны шактый тарттыргансың икән. Кызылканат та, алабуга да бар, имеш. Ә чуртан юкмы, чуртан?

      – Чуртан суда әле.

      – Нишләп тизрәк капмый инде, юньсез! Нәрсә көтә?

      – Чуртан хәзер сездән артмый торгандыр.

      Директор, кинаяне төшенмичә, миңа карады. Мин былтыргы сөйләшүне аның исенә төшерергә ашыктым:

      – Сез зур ау белән елганың бөтен балыгын сөзәргә җыенып йөри идегез бит.

      – Ә-ә! – диде бу, сузып. – Аны әйтәсез! Булмады шул, җыенып йөрүдән эш узмады. Сезнең бәхет.

      – Нишләп алай?

      – Минем план иде ул, ә үзем киткәч, план да һавада эленеп калды.

      – Сез хәзер «Райпищекомбинат» директоры түгелмени?

      – Юк, мин хәзер «Заготживсырьё» башында! – диде ул, юри эреләнгән булып. – Көтмәгәндә генә күчерделәр дә куйдылар, давай, заготовка эшен юлга сал, диделәр. Элекке управляющий, аты корсын, «кабарга» бик ярата иде, аны ашханә мөдире иттеләр.

      – Кыскасы, район халкын балык белән сыйларга туры килмәгән икән!

      – Килмәде шул, парин!

      – Алайса, үзегез өчен генә берәмләп тотарга туры килер инде?

      Бу юлы директор кинаяне аңлады.

      – Һай, бик күңелле эш ул – берәмләп тоту! – диде ул, тәмам очынып. – Бераз баш-күз генә алыйм, әбәзәтелне йөри башлыйм. Үзең тоткан балыкның тәме дә бөтенләй башка була бит аның, дөресме?

      – Бик дөрес!

      – Ихлас, яратам мин балыкка йөрергә, бик яратам! Тик монда безнең ишеләргә буш вакытны бер дә арттырмыйлар, аннан серьёзный абзыйлар аны, балыкка йөрүне әйтәм, несерьёзный эш дип карыйлар, конешно. Карасалар карарлар! Яренгә8 исән булсак, бу яр буйларында бергәләп утырырбыз!

      Ул шулай үзенең балык каптыруга булган мәхәббәтен ихлас күңелдән әйтеп бирде дә, «машина көтә» дип, ашыга-ашыга китеп тә барды. Китәр алдыннан гына, мин аның фамилиясен дә белеп алдым: Сабирҗанов икән.

      Иптәш Сабирҗанов



<p>8</p>

Яренгә – киләсе елга.