Название | Әсәрләр. 1 том |
---|---|
Автор произведения | Амирхан Еники |
Жанр | Современная зарубежная литература |
Серия | |
Издательство | Современная зарубежная литература |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-03859-1 |
– Әйе, Тамара Сергеевна. Бармы ул ханым, эшлиме хәзер дә?
– Ә сез аны беләсезмени? – диде директор минем соравыма каршы.
– Элек килүемдә ул миңа үзенең төлкеләрен күрсәтеп йөргән иде. Сезнең кара төлкеләр фермасында баш зоотехник иде шикелле ул… Дөресме?
– Дөрес, шулай… Ләкин хәзер юк ул бездә, китте бездән, күптән китте инде.
Николай Михайлович моны ничектер эчке бер кызгану белән әйткән кебек булды, һәм мин моңа, билгеле, игътибар итмичә калмадым, шунлыктан тагы да кызыксына төшеп сорадым:
– Ни өчен китте? Нинди сәбәп аркасында? Әгәр сер булмаса, бәлкем…
– Юк, сер түгел, – диде Николай Михайлович, минем сүземне бүлеп. – Ләкин аның китүенең сәбәбен бер сүз белән генә әйтеп бирү дә читен. Үзенә күрә бер вакыйга булды ул.
– Шулаймыни? Алайса, сөйләгез әле! Гафу итегез, болай үтенеп, мин сезнең вакытыгызны алмыймдыр ич?
– Зарар юк, конторада эш сәгате бетте, иркенләп сөйләшеп утырырга була хәзер, – диде ул, көлемсерәп.
Чынлап та, кышкы көн сүнеп бара иде инде. Бүлмә эченә сыек караңгылык акыртын гына иңә башлады, шулай да ут кабызырга иртәрәк иде әле. Николай Михайлович, үзе әйткәнчә озаклап сөйләшергә җыенгандай, иркен креслосының артына ята төште, өстәлдә яткан «Казбек» тартмасыннан үрелеп, ашыкмыйча гына, папиросын алды. Бу кырыкларга җитеп килгән таза, мәһабәт кеше моннан ике-өч ел элек кенә шушындагы белгечләрдән күтәрелгән директор иде. Аның белән беренче тапкыр гына очрашып сөйләшүем булса да, ул миңа ошап өлгерде. Фасон тотып маташмый, ягъни директор икәнлеген белдереп тору кайгысыннан азат, һәрвакыт үзенең табигый хәлендә, ләкин табигый хәленә аның бәйсезлек һәм үз-үзенә ышану хас булса кирәк, һәркем белән бертөсле, алдына килүченең йөзенә күтәрелеп карарга һәм сүзенә җавап бирергә иренми, кыскасы, чын кеше һәм әйбәт директор булырга тиеш.
…Менә ул миңа ике сәгать чамасы вакыт диярлек кеше язмышы турында сөйләде. Белмим, бик мавыктыргыч итеп сөйләдеме, әллә вакыйгасы бик гыйбрәтле идеме, ләкин мин хикәянең башыннан ахырына кадәр бер тапкыр да аның сүзен бүлмичә тыңлап утырдым.
– Сез беләсезме икән, – дип сүзен башлады Николай Михайлович, – Тамара Сергеевна безгә кырык беренче елның көзендә Ленинград тирәсендәге бер совхоздан үзенең җәнлекләре белән күчеп килгән иде. Бик йончып, бетеренеп килеп җиткән иде ул… Сугыш аларны тиз килеп баса, хәтта совхозның күп җәнлекләрен иреккә чыгарып җибәрәләр… Тамара Сергеевна соңыннан шул җәнлекләренең таралмыйча совхоз ихатасына кире борылып-борылып кайтуларын сөйләгән иде… Бары җәнлекләрнең иң тазаларын гына берничә вагонга төяп, хатын-кыз, бала-чагаларны утыртып, Тамара Сергеевнаны шуларга баш итеп тизрәк ашыктырып озаталар. Тамара Сергеевнаның ире Ленинградта бүленеп кала, китәр алдыннан алар хәтта күрешә дә алмыйлар, кыскасы, мәхшәрдән качу була бу… Өч тәүлек юлны, тупиктан тупикка күчә-күчә, өч атна киләләр, җәнлекләренең яртысы ачтан кырыла, үзләре дә ачыгып, керләнеп, бетләп бетәләр. Тамара Сергеевна өчен аеруча зур бәхетсезлек