Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 1 том
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная зарубежная литература
Серия
Издательство Современная зарубежная литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03859-1



Скачать книгу

булып алды. Февраль ахырлары иде шикелле, юк, март башлары булса кирәк, баскыч төпләренә кар сулары җыела башлаган чакта, Зәйтүнәнең беренче баласы дөньяга килде. Балага Батырҗан исеме куштылар. Аны бары әтисенә охшаган итеп күрергә теләделәр, менә әтисе кайтып улын күргәч, ничек шатланыр, дип, бигрәк тә Тимерҗан өчен сөенделәр. Җитмәсә, өй куанычына ил куанычы да өстәлде – авылга патша төшерелү хәбәре килде.

      Локман карт бу вакыйгалардан соң никадәр рухланып, канатланып йөргәнен хәзер дә онытмый әле… Онытырлыкмы соң ул көннәр! Хәтерли, хәтерли, иртә-кич өзелмичә шау-гөр килгән авыл җыеныннан дулкынланып кайткач, Батырҗан бишегенә иелеп сөйләнә торган иде:

      – Йә, нихәл син, батыр егет, ни карап ятасың, очлы күз! Әтиеңне көтәсеңме, ә? Кайта, кайта хәзер, Алла боерган булса, кайта… Бетте, бар да бетте, сугышы да, патшасы да, әтиеңне бездән аерып торучы берәү дә калмады. Менә шулай, Батырҗан улым, бик хикмәтле заманга туры килдең әле син, сөйләп кенә бетерәсе түгел, әйдә, тизрәк үс, бөркетем!..

      Ләкин карт, шулай бишек өстенә иелеп, Батырҗанга никадәр зур вәгъдәләр бирмәсен, әмма сабыйга атасын күрү насыйп булмады. Тимерҗан унҗиденче елның җәендә каядыр Польша җирендәге юеш окопта немец снарядыннан һәлак булды. Көзен авылга кайткан ике карт солдат бу хәбәрне китерделәр һәм Тимерҗанны үз куллары белән бер урман авызында җеназалап күмеп калдыруларын сөйләделәр.

      Бу хәбәрне ишеткәч, карт үзенең нинди хәлгә төшүен хәзер дә юньләп аңлаганы юк. Кайгырудан битәр, аптырауга төшкән иде шикелле ул, әйтерсең, артыннан сиздермичә акрын гына килеп, башына тәртә белән суктылар… Бик озак исәнгерәп йөрде ул. Аны гаҗиз иткән нәрсә – Тимерҗанның сугыш инде бетә дип торганда гына үтерелүе булды: югыйсә ул сугышның корбансыз булмавын белә, Тимерҗан белән дә берәр бәхетсезлек булу ихтималын, кешегә әйтү түгел, үз-үзенә әйтүдән дә куркып, эченнән уйлап куйгалый иде. Инде шул хәтәр үтте дигәч кенә… Эх, ничек булып чыкты соң бу, ничек булып чыкты?

      Ләкин картның эчендә ниләр генә кайнамасын, ул моны тыштан күрсәтмәскә тырыша иде. Әле аңа янындагы ике кадерле кешесенең хәлләренә дә ир кеше, гаилә башы буларак керә белергә кирәк иде. Менә карчыгы Шәмсинур авыр хәсрәттән урынга ятты. Ә Зәйтүнә, бичара, Тимерҗанның үлү хәбәрен ишеткәч, башта атып төшерелгән кыр казыдай шундый бер өзгәләнү белән үзен кая куярга белмичә бәргәләнде ки, карт аңа карап, эчке тетрәнү белән, кеше хәсрәтенең никадәр тирән, хәтәр булуын бер мизгелдә сизеп алды һәм ничек тә аны юатырга, тынычландырырга ашыкты.

      – Сабыр бул, килен балам, сабыр бул! Нишләмәк кирәк, бер безгә генә килгән хәсрәт түгел, – диде ул, чын аталарча кайгырту белән.

      Һәм Зәйтүнә күз яшьләрен йота алды, башын миңгерәүлеккә салып, кул-аягын салындырып йөрүдән котыла алды. Тик ул бик ябыкты, йөзенә сары йөгерде һәм еш кына үзалдына көрсенеп, авыр сулап куя торган булып калды.

      Карт кинәт сүзсез тынып калган карчыгы өчен дә бик борчыла иде. Ул, еш кына аның янына килеп, авыр кулының учын карчыгының маңгаена йомшак кына