Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 1 том
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная зарубежная литература
Серия
Издательство Современная зарубежная литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03859-1



Скачать книгу

башларыннан ниләр генә кичмәде, кемнәр генә бу фани дөньяга килеп китмәде. Уйласаң – исең-акылың китәр. Йә, ул туйдан кемнәр генә торып калды? Үзе дә карчыгы гына шикелле, тагын менә йорт тора, капка төбендә ул утырган ак таш ята. Әйе, башка берни дә калмады. Ә бит Локман карт – ул чакларда үзе дә капка баганасыдай таза, аттай көчле кеше – шушы өенә туй белән кайтып төшкәч, тарантаска аягүрә басып, ачык җиләненең бер як чабуын артка ташлап, уң кулы белән бөеренә таянып, тауларга карап, күпме кунаклар алдында көр тавыш белән сузып җырлаган иде. Сокланып тыңлаган халык аны төрлесе төрле яктан:

      – Ә-й-й-й, афәрин, кода!

      – Мең яшә, Локман кордаш!

      – Һай, асыл карт, әйтеп бирде бит! – дип, шаулашып котлаганнар иде.

      Ни диеп, нинди җыр җырлаган иде соң ул?

      Агыла болыт, ай, агыла.

      Таулардин да тауга кагыла, –

      диепме? Әллә, булмаса:

      Егет чакта бер җилеп кал,

      Аркалардан үткән боландай, –

      диепме?

      Юк, хәзер хәтерли алмый инде ул, җыр онытылган, әмма гомерендә бары бер мәртәбә татыган бәхет – Тимерҗанны өйләндереп килен төшерү бәхете – бик ерактагы ялгыз йолдыздай аның күңеле түрендә тын гына нур сирпеп һаман да балкый әле. Онытылачак түгел ул. Бүгенгедәй күз алдында: өстенә утыртма якалы озын кара казаки, башына кырын салып кырпу бүрек кигән, сызылып кына чыккан кара мыеклы Тимерҗан шушы ишегалдында үзенең Зәйтүнәсен, сул кулыннан тотып, тарантастан ак киез өстенә төшергән иде, һәм Зәйтүнә, йомшак ак киез өстеннән атлап, менә шушы өйгә аларның килене булып кергән иде.

      Һай, Зәйтүнә, Зәйтүнә! Оялчан, сөйкемле кыз бала, сабыр, итагатьле яшь килен. Күпме йомшак җылылык, тын яктылык алып килгән иде ул үзе белән аларның кечкенә өйләренә! Бичараның кабер эче нурлы булсын! Карт исенә төшергән саен күңеле нечкәреп, иң ихлас догаларын аның рухына багышламыйча калмый. Үзе димләгән иде шул аны Тимерҗанына… Озак күзәтеп йөргәнгә, ахры, менә хәзер дә ул Зәйтүнәнең кыз чагын шактый ачык итеп күз алдына китерә ала. Ул чакларда төркем-төркем кызлар, эре чәчәкле чиләкләрен буяулы көянтәләренә элеп, буа ярындагы салкын чишмәгә төшә торганнар иде. Чишмәгә төшү үзенә күрә бер күңел ачу һәм кешеләр күзенә чыгып күренү булганлыктан, кызлар мөмкин кадәр ыспай киенеп, бизәнеп-ясанып, тәңкә-чулпыларын күңелле чылтыратып киләләр иде. Егет үстергән Локман карт, тегермәненнән чыгып, бу яшь боланнардай сизгер, сылу кызлар төркеменә сынап карап торудан тыела алмый иде. Алар арасыннан аның күзенә гел генә бер ыспай сынлы, вак адымлы чибәр кыз чагылмыйча калмый иде. Бу кызның бөтен зифа торышыннан, кабаланмыйча, ләкин җитез генә ясаган нәфис хәрәкәтләреннән оялчан тыйнаклык, сөйкемле садәлек сизелеп тора иде. Ара-тирә каршы очраган чакларда да бу кыз бала, шәльяулыгының бер кырые белән битен каплап, матур башын аз гына читкә борып, озын керфекләрен түбән төшереп, еш-еш кына атлап уза торган иде.

      Әйе, җыр онытылды, бу өйгә җитәкләшеп кергән Тимерҗан да, Зәйтүнә дә күптән дөньяда юклар инде,