Название | Әсәрләр. 1 том |
---|---|
Автор произведения | Амирхан Еники |
Жанр | Современная зарубежная литература |
Серия | |
Издательство | Современная зарубежная литература |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-03859-1 |
Тимерҗан чыннан да шулай тәгәрәп, аунап үсте шикелле. Ничектер Локман карт аны үз тирәсендә аз күрә иде; тынгысыз, тере малай көн буе диярлек елга буенда, тау араларында югалып йөри иде. Атасына охшап ул бик яшьли балык тотарга, җәнлек эзәрлекләргә һәвәсләнеп киткән иде бугай… Шуңа күрә Локман карт аны кул-аягы тырналып, өс-башы җебенеп кайтса да орышмый, тик аның каты чәчле кара башыннан кулы белән угалап: «Һай, син, бәләкәй шүрәле! – дип шаярта иде һәм, хәтере ялгышмаса: – Бу килеш анаңа күренмә!» – дип әйтә торган иде.
Гаҗәп: Тимерҗанның балачагы озак еллар дәвамында түгел, бер мизгел эчендә генә үтеп киткән төсле булып тоела аңа… Кай арада аның яшүсмер егет булып өлгерүен дә хәзер ачык кына хәтерли алмый инде ул. Кинәт булды шикелле, һәрхәлдә, Тимерҗанның зурлар эшенә ярарлык булып үсеп җиткәнен ул кинәт сизгән иде.
…Кыш иде шикелле, әйе, кыш иде. Февраль ахырлары булса кирәк. Тау маңгайлары челтәрләнеп, җем-җем итеп уйный башлаган иде. Һаман киңәя, ачыклана барган ак кырлар түрендә зәңгәр шәүләләр йөри башлаган иде. Морҗа төтеннәре арасыннан җил уйнаклап үткәндә, акрын гына якынлашып килгән язның җылы, дымлы сулышы биткә тиеп, йөрәккә кагылып китә торган чак иде.
Алар икәүләп әнә шул таулар артындагы куе урманга зур чана тартып бардылар. Карт үз гомерендә Тимерҗан белән дә, Тимерҗаннан башка да урманга күп йөрде, әмма улы белән икәүләп беренче тапкыр барган көн беркайчан да аның күңеленнән чыкмады. Тик еллар үтә барган саен, ул көн ничектер чынлыкта булып үткән төсле түгел, ә бәлки төштә генә күргән кебек тоела башлады. Төшнең дә әле әкият кебеге… Һәм хәзер дә карт ышанып бетми – әллә булган ул көн, әллә булмаган…
Гаҗәеп иде урман… Тын, шундый тын, ник бер җан әсәре сизелсен, ник бер шылт иткән тавыш ишетелсен! Әгәр юри генә кычкырсаң, тавыш калтырана-калтырана яңгырап әллә кайларга китә, китә дә югала, шунда ук куе тынлык, таш чумган су өсте шикелле, кире урнаша, тирә-юньдә бер генә нәрсә дә уянмый, селкенми, ичмасам, берәр озын койрыклы саескан да сискәнеп, агачлар арасыннан кыеклап очып китми – юк, кычкыру түгел, шартласаң да, урман гүя сине ишетергә дә, белергә дә теләми… Ә яктылык! Әйтерсең урман өстенә бриллиант тузаны яуган, бөтен җир: агач ботаклары, ачык урыннар – бар да утта яна; мамыктай күперенеп, тәңкәләнеп каткан кар өстеннән кояш нурлары кире чәчриләр – һич туры карап булырлык түгел. Шундый өлкән тынлык һәм шундый мул яктылык! – Әллә нәрсә бу, сихер кебек серле, аңлавы читен…
Бу серле тамашадан тәмам хәйранга калган Тимерҗан ахырда, урман белән көч сынашырга теләгәндәй, кыю гына:
– Әти, үзем кисәм! – ди һәм, җитез генә бишмәт чабуларын билбавына кыстырып, бот төбеннән карга керә. Менә ул кулларына төкереп, кыска саплы үткен балтасы белән йоклап утырган зифа каенга китереп чаба. Урманның әйтерсең тартылып торган калын кылы кинәт өзелә – шундый бер ачык тавыш тирән тынлыкның иң ерак түренә кадәр яңгырап китә – бөтен урман калтыранып куя, якын-тирә агачлардан исәпсез күп кар чаткылары сибелеп төшәләр. Аннан «тук-тук» чапкан балта тавышы дулкын-дулкын булып