Татарское книжное издательство

Все книги издательства Татарское книжное издательство


    Җидегән / Семерик

    Вахит Имамов

    Танылган язучы Вахит Имамовның әлеге җыентыгына төрле елларда иҗат ителгән күләмле әсәрләре туплап бирелде. Соңгы елларда В. Имамов тарихи романнар авторы буларак танылса да, әдәбият мәйданына аяк баскан чорда ул үзенең лирик повестьлары белән дә киң катлам укучыларының мәхәббәтен яулап алган иде. Аның «Өмет», «Нәзер» исемле әсәрләре буенча 1990 елларда Казан телевидениесе тарафыннан кыска метражлы нәфис фильмнар да төшерелде һәм дистәләрчә тапкыр экраннардан күрсәтелде. Әлеге җыентыкка кертелгән дүрт әсәр Татарстан китап нәшриятында беренче мәртәбә дөнья күрә.

    Селфи таягы / Селфи палка

    Алмаз Гыймадиев

    Әлеге китаптагы хәлләр синең белән дә, дусларың белән булырга мөмкин. Игелекле эшләр дәфтәренә язу өчен эш эзләп йөрүчеләр дә, курыкканда өчәр метрга сикерүчеләр дә, хорафатларга ышанучылар да бардыр дусларың арасында. Бәлки, үзең дә шундыйдыр?.. Ничек кенә булмасын, бу хикәяләрдә бүгенге балалар, яшүсмерләр тормышы.

    Седьмая палата

    Вакиф Нуриев

    В повестях и рассказах, представленных в книге, присутствуют и красота, и любовь, и юмор, и крик души. Книга рассчитана на детей и подростков.

    Янды сөю чатырлары / Сгорели шатры любви

    Ркаил Зайдуллин

    Көчле публицистик аһәңе, милли рухияте, ныклы гражданлык позициясе белән укучыларга яхшы таныш Ркаил Зәйдулла үзенең яңа китабында төрле елларда иҗат ителгән лирик шигырьләрен тәкъдим итә. Алардагы иң нечкә мәхәббәт хисләре дә, яшәеш, тәкъдир, табигать, иҗат, сәхнә белән бәйле күңел кичерешләре дә укучыларны битараф калдырмас дип ышанабыз.

    Хикәяләр. Изге үр / Святой холм

    Айдарбек Сарманбетов

    «Төрки әдәбият» сериясеннән дөнья күргән дүртенче китапта күренекле кыргыз язучысы, халыкара әдәби премияләр лауреаты Айдарбәк Сарманбетовның хикәяләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә. Әсәрләрдә кыргыз халкының шанлы һәм катлаулы тарихы да, бүгенге тормышы да җете буяулар белән, укучы күңеленә үтәрдәй һәм төпле итеп сурәтләнә.

    Сызгыра торган уклар / Свистящие стрелы

    Нурихан Фаттах

    Күренекле язучы Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» дип аталган тарихи романында яңа эрага кадәр III гасырда хәзерге Монголия, Төньяк Кытай территориясендә яшәгән борынгы төрки кабиләләрнең тормышы һәм күрше халыклар белән катлаулы мөнәсәбәтләре тасвирлана. Әлеге китап әдәбият сөючеләргә әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

    Свистящие стрелы

    Нурихан Фаттах

    В романе Нурихана Фаттаха «Свистящие стрелы» описываются жизнь и сложные взаимоотношения с соседними народами древних тюркских племён, живших на территории Монголии и Северного Китая в III веке до н. э. Роман на русском языке издаётся впервые.

    Якты чишмә / Светлый ключ

    Шайхи Мухамет

    Бу китапта шагыйрь Мөхәммәт Шәйхинең (1949–1996) шигырь һәм поэмалары туплап бирелде. Җыентык укучыга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

    Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре / Сборник произведений Габдуллы Тукая

    Габдулла Тукай

    Китап – татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 1914 елда нәшер ителгән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» нең кириллицадагы беренче басмасы. Шагыйрь исән вакытында үзе билгеләп калдырган дип фаразланган җыентыкның төзелеше, әсәрләрнең текстлары, фото һәм иллюстрацияләре сакланды. Җыентык Г. Тукай иҗаты белән кызыксынган киң катлау укучылар игътибарына тәкъдим ителә.

    Сборник головоломок про Татарстан

    Ахмеднаджим Шакирзянов

    Коллективом авторов составлен «Сборник головоломок про Татарстан». Новизной сборника является то, что решения шахвордов и головоломок требуют самостоятельного, сознательного и избирательного применения комплекса знаний межпредметного характера: истории, географии, рисования, математики, русского и татарского языков и литературы, теории шахмат, обществознания, логики и др. Задачи составлены не на основе распространённых в настоящее время традиционных классических кроссвордов, чайнвордов, сканвордов, а на основе оригинальных творческих тематических шахвордов и головоломок.