Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томына «Кеше китә – җыры кала», «Ут чәчәге» повестьлары һәм «Каз канатлары» романы керде. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең «Без – кырык беренче ел балалары» повесте һәм «Фронтовиклар» романы урын алды. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры; Сергей Михалков, Владимир Гиляровский, Владимир Набоков (Русия), «Алеко» (Болгария), Николай Гоголь (Украина), Эрнест Хемингуэй (Канада), Джек Лондон (АКШ) исемнәрендәге халыкара әдәби бүләкләр иясе; башкорт, татар, урыс, чуваш, инглиз һәм болгар телләрендә басылган кырыктан артык китап авторы Марсель Шәйнур улы Сәлимовның әлеге җыентыгына бүген актуаль яңгыраган сатирик, юмористик, лирик шигырьләре, җырлары, мәсәлләре һәм «Озын кул» исемле поэмасы тупланган. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Шагыйрь Газинур Моратның әлеге китабына публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, миниатюралары һәм әңгәмәләре туплап бирелде. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Әлеге китапта аеруча киң таралган татар халык ашларының рецептлары, аларны әзерләү ысуллары төсле фоторәсемнәре белән бергә бирелде. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Әпсәләмовның бу китабында галимнәр, медицина хезмәткәрләренең тормышын һәм хезмәтен сурәтләгән, заманында укучылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителгән «Ак чәчәкләр» романы урын алды. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Әлеге китапка журналист-язучы Рәйсә Юсупованың драмалары, бәян-дилогияләре һәм мәхәббәт новеллалары туплап бирелде. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Рәис Сафинның бу китабына «әхлак», «намус» кебек гомумкешелеккә хезмәт итә торган төшенчәләргә ихтирам белән карап, туган илгә, ватанга тугрылык саклап язылган әсәрләре туплап бирелде. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт, Г. Исхакый, А. Алиш исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Мөхлисулла углы Батулланың әлеге томында халкыбызның күренекле шәхесләре турында озак еллар дәвамында җыя килгән мәзәкләре, сөйләкләре һәм хикәятләре тупланды. Елмаерга, шул ук вакытта уйланырга этәрүче әлеге китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.