Галимьян Гильманов

Список книг автора Галимьян Гильманов



    Самат батыр

    Галимьян Гильманов

    Китапта авторның балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары, табышмаклары һәм әкиятләре тупланды. Маҗаралы вакыйгаларны үз эченә алган һәм балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләр аша укучы тирә-юньне танып белергә өйрәнә. Кызыклы табышмаклар балаларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерә. Китап мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, ата-аналарга, укытучыларга, тәрбиячеләргә, татар балалар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

    Фил төшкә сыймый

    Галимьян Гильманов

    Танылган балалар әдибе, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Г. Гыйльмановның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде. Шагыйрьнең һәр шигыре көтелмәгән ачыш яисә гыйбрәтле сабак буларак кабул ителә. Бу әсәрләрдә 6—10 яшьлек геройларның мавыктыргыч вакыйгаларга бай тормышы тасвирлана; аларның үзенчәлекле һәм образлы фикерләү рәвеше өлкәннәрне дә, укучы балаларны да бик тиз үзенә җәлеп итә.