Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең публицистик мәкаләләре, эссе, интервьюлары урын алды.
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томына әдәбият белеме, халык авыз иҗаты буенча аналитик мәкаләләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре, әдипнең шәхси архивыннан материаллар, М. Мәһдиев хезмәтләренең библиографиясе, язучы турында әдәбият урын алды.
Язучы һәм публицист Наил Шәрифуллинның киң катлау укучыларга тәкъдим ителгән әлеге китабына хәзерге вазгыятьне, тормышны төрле яктан чагылдырган, төрле елларда көндәлек матбугатта дөнья күргән мәкалә-язмалары тупланды.
Бу әсәрнең авторы Гүзәл Яхина Казан шәһәрендә туып үсә, чит телләр факультетын тәмамлый, Мәскәү кино мәктәбенең сценарийлар язу факультетында укый. Әсәрләре «Нева», «Сибирские огни», «Октябрь» журналларында дөнья күрә. «Зөләйха күзләрен ача» романындагы вакыйгалар 1930 елның кышында бер татар авылында башланып китә. Урта хәлле гаиләдә яшәүче авыл хатыны Зөләйханы йөзләгән башка күченеп китүчеләр белән бергә товар вагонында Себергә сөрәләр. Ярлы крестьяннар һәм Ленинград зыялылары, мөселманнар һәм христианнар, мәҗүсиләр һәм дәһриләр, руслар, татарлар, немецлар, чувашлар – барысы да, көн саен тайгадан һәм рәхимсез дәүләттән үзләренең яшәүгә хокукларын сорап ялвара-ялвара, Ангара ярларында очраша. Бу әсәр барлык күчеп китәргә мәҗбүр ителгәннәргә һәм «кулак» дип сөрелгәннәргә багышлана.
Китапта балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур премияләре лауреаты Алмаз Гыймадиевның төрле елларда иҗат ителгән шаян хикәяләре һәм повесте бирелә. Аларда язучы малайлар һәм кызларның бер-берсенә эчкерсез мөнәсәбәтен, шаянлыкларын, холык-фигыльләрен йомшак юмор, урыны белән чәнечкеле юллар аша ача. Маҗаралы һәм гыйбрәтле хәлләр нигезендә укучы уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә, белем һәм дуслыкның теләсә кайсы авырлыкны җиңә ала торган көч икәненә ышана. Җыентык урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә. В книге представлены шуточные рассказы и повести детского писателя, лауреата премий Союза писателей Татарстана Абдуллы Алиша и Шайхи Манура Алмаза Гимадиева, написанные в разные годы. В них писатель раскрывает искреннее отношение мальчиков и девочек друг к другу, их шалости, их характеры с мягким юмором, местами колючими строчками. На основе приключений и поучительных ситуаций ученик учится различать положительные и отрицательные качества, верит в то, что знание и дружба – сила, способная преодолеть любые трудности. Сборник адресован школьникам среднего и старшего школьного возраста.
Я искренне рекомендую любителям литературы не пропустить эту примечательную книгу, антологию русской прозы Татарстана XX–XXI веков, любовно и профессионально составленную неизвестными мне М. В. Небольсиной и Р. Р. Сабировым. Это – чрезвычайно увлекательное чтение. Десятки человеческих судеб, сюжетов, взлётов, падений, разочарований, детского и взрослого восторга перед таинством жизни – вот что объединяет прозу участников антологии, начиная от всемирно прославленного мэтра Василия Аксёнова и заканчивая писателями всего лишь «широко известными в узких кругах». Эта книга – убедительное доказательство того, что слухи о смерти русской литературы, мягко говоря, сильно преувеличены. Что она пережила и советскую цензуру, и постсоветскую нищету, когда писателям и поэтам почти совсем перестали платить за их труд, а издатели встречали литераторов сакраментальной фразой: «Всё это хорошо, но спонсор-то у вас есть?»
Книга известного татарского историка Р. Г. Фахрутдинова посвящена более чем тысячелетней истории татарского народа, охватывающей периоды существования самостоятельных татарских государств. Рассчитана на широкий круг читателей.
Монография озак еллар дәвамында Казан дәүләт университеты студентларына татар теленең тарихи грамматикасын укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп язылды. Анда фонетика һәм морфология өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр эзлекле яктыртылды, алар башка төрки телләргә, татар теленең диалект һәм сөйләшләренә таянып аңлатылды. Монография написана на основе многолетнего опыта преподавания исторической грамматики татарского языка студентам Казанского государственного университета. В ней последовательно освещались исторические изменения в области фонетики и морфологии, объяснялись на основе других тюркских языков, диалектов и говоров татарского языка.
«Карындагы бала – гаҗәеп җан иясе! Ул әле тумаган, ә инде төрле авазларны ишетә, корсакка кагылганны тоя, тышкы дөньядан үзенә кирәкле мәгълүматны „эләктерә“ ала. Карындагы чор – танып белүдә бик мөһим этап, әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүмат туплау чоры. Галимнәр һәм табиблар баланың үсеше белән әнисенең карынында вакытта ук шөгыльләнергә мөмкинлеген дәлилләгәннәр. • Бала белән аралашу, аңа мөрәҗәгать итү баланың саклану көчен арттыра, эмоциональ һәм физик үсешен яхшырта. • Әле тумаган бала белән аралашу булачак әнинең корсагына кагылу (сыйпау, кулларны кую һ.б.) аша башкарыла. • Балага тыныч кына, йомшак тавыш тавыш белән, назлап мөрәҗәгать итәргә кирәк. • Әгәр бала белән даими һәм шатланып аралашсаң, ул көчлерәк, түземлерәк булып, дөньяга ышаныч белән туа…»