Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

гына… – диде Хәлим, әлеге сораудан сагая төшеп.

      Данил, Хәлимнең теләр-теләмәс кенә кайтарган җавапларын ишеткәч, бик төпченеп торасы итмәде, сүзен икенчегә борып алды.

      – Ярар, без хәзер болай итик, – диде ул, – син пока әнә теге утын әрдәнәсе кырыендагы каен пүләннәрен яргалап вакла. Аннары, мунча мичен ягып җибәргәч, идәннәрне юып, корытып чыгарырга кирәк булыр. Мин әлегә шашлык, кайбер сый хәстәрен барлый торам. Килештекме?

      – Яхшы, – диде Хәлим карусыз гына һәм үз эшенә кереште.

      Утыннар яру – аның яраткан эше. Яшьтән үк ул авылда чакта күпме генә утын әрдәнәләрен өеп-өеп куймады. Каеннарын да, имәннәрен дә ярды, кышлыкка дип, алдагы елларга да җитәрлек итеп әзерләде. Барысын дәртләнеп эшләде, шул күңелле чакларны сагынып искә алды.

      Менә ул иркенрәк сулыш алырга теләгәндәй тукталып калды да үкенү кичерде: «Әти-әни гомер иткән нигезне саклыйсы калган икән…» Имеш, ул укып чыкты, инженер булды, өйләнде, фатирын да алды. Аңа ата-ана йорты кирәкмәс булды. Янәсе, аның бүтән авылга кайтып торасы юк, инде тормышы көйләнгән… Ә ялгыз калган нигез йорты өйләнеп башка чыккан авылдаш егеткә сатылды… Инде соң хәзер, алдагысын кем белгән… «Бүгенге акылым булса, бөтенләй башкача булыр иде. Ике дә уйламыйча, төп йортка кайтып урнашыр идем, чүплектә болай бомж хәлендә йөрмәс идем».

      Аның шундый үкенү-сыкранулары йөрәген еш-еш тибәргә мәҗбүр итте. Ул, үчләнгән кешедәй, балтасын ике куллап кысып тотты да бар көченә утын пүләненә чапты, каен агачы уртага ярылып атылып китте.

      Шулвакыт арттан Данил тавышы яңгырады:

      – Хәлим, мунча мичен ягып җибәрсәң дә ярый…

      Мичтәге каен агачларына ялкын элгәч, Хәлим юып чыгарасы мунча, алачык эчләрен янә бер кат күздән кичерде. «Әйе, монда барысы да җиренә җиткереп эшләнгән, бар хәстәрен алдан күрә белгәннәр, – дип уйлады. – Мунча стеналары хуш исле нарат такталарыннан эчләнгән. Мич тышына да затлы, ялтыравыклы плитәләр ябыштырылган, аларда хәрәкәтләрең көзгедәгечә сүрән генә чагылып-чагылып китә».

      Тып-тын. Мичтә янган каен тузлары гына дөртләп-дөртләп ала, вакытны ашыктыргандай, ялкыннар төнлек юлыннан эчкә суырыла, җете очкыннар биешеп-биешеп уйнап ала… Тынлык. Ялкын шәүләләре төшеп уйнаган стеналар дәшми. Күрәсең, мондагы уен-галәмәтләрне күрмәмешкә, яшь-кыркын кызларның рәхәтләнеп чыркылдап көлүләрен ишетмәскә салынганнардыр, мәхәббәттән исергән, ялык-йолык уйнаган, хуш-акылың китәрлек ялангач тәннәре хозурында телсез калганнардыр… Бәлки, монда мунча ярыкларына кереп поскан җен-пәриләр дә дәшмәүне, тын чыгармауны шулай кирәк саныйлардыр. Әйе, яшерен мәхәббәтнең сер булып калуы хәерлерәк. Җан тынычлыгыңны саклыйм дисәң, күпне күрмә… Күпне күреп ни отасың? Оттырасың гына. Эт өрә, бүре йөри… «Бүреләргә» үз ирке бирелгән… Бәлки, мин ялгышамындыр да. Бу мунчага җыелган дус-ишләр, изгелекләр кылырга теләп, киләсе көннәргә үзләренең зур-зур планнарын да корадыр. Гөнаһысына кермик…

      Хәлим ихтыярсыздан кичәге төшен күз алдына китерде. Үзен «Мин «Фәрештә» дип таныткан ханымның, күзләрен ут уйнатып, ана мәчедәй сырпаланырга теләгәндәй, тән-сын хәрәкәтләре белән дә күңелне