Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

өстәл өстенә газета салып куйды. Аннары эш коралларын тезде. Пөхтә эшләде. Телевизорның әле бер, әле икенче җирен боргалады. Берничә минут та узмады, телевизор ялт итеп күрсәтә башлады.

      Мастерның эшен игътибар белән күзәтеп торган хуҗа көтмәгәндә үз тәкъдимен ясады:

      – Әйдә, миңа «Оргсинтез»га эшкә киләсеңме?

      Әсгать бер мәлгә аптырап калды.

      – «Оргсинтез»! – диде. – Сез үзегез кем соң?

      – Завод директоры. Владимир Петрович Лушников.

      Әсгать тотлыккандай сүзсез калды.

      – Нәрсә, килештекме? – диде директор.

      – Яхшы…– диде ул, икеләнүен җиңеп.

      Аны «Оргсинтез» заводына, тикшерү-үлчәү приборлары (КИП) цехына югары разрядлы слесарь-лаборант итеп алдылар.

      Аның уйлап табучылык буенча чын иҗади хезмәте менә шушында башланды да инде. Кыенлык тудырган иң «тар» участоклардагы мөһим мәсьәләләрне чишү – үлчәү приборларын камилләштерү, яңаларын уйлап табу эше йөкләнде аңа. «Әхмәтҗановка нәрсә кирәк, булышыгыз», – дип кисәтеп тә куйды директор.

      Әсгать баш-аягы белән эшкә чумды. Күрде: озын торбалардан аккан фенолның төрле фазаларда кристаллашу температурасын төгәл күрсәтүче прибор кирәк. Хикмәт шунда: анализларны, гадәттәгечә, пыяла савытларга алып, лабораторияләргә кадәр ташып йөргәндә, аның температурасы күпкә үзгәргән була, дөрес нәтиҗә бирми. Продукциянең сыйфатына суккан бу четерекле нәрсә заводка бик кыйммәткә төшә. Бу эшне каян, ничек итеп башларга белми йөри Әсгать. Усал күзләр, хөсетлек белән, җаен чыгарып, директорга да әйтәләр:

      – Әхмәтҗанов завод буенча трай тибә, нигә эшләми ул?

      Директор җавапны кыска тота:

      – Тимәгез аңа, мин үзем беләм…

      Әсгать фенолның ацетон да, бензол да һәм башка күп продуктлар икәнен аңлап эш итте, аның белән шаярырга ярамаганлыгын белде. Аларның кристаллашу структуралары температура үзгәрүгә турыдан-туры бәйле бит. Шуның өчен дә аңа торбалардан аккан фенолның температурасын төгәл һәм тиз үлчи торган прибор – «Тезометр»ны гамәлгә кертергә кирәк… Эш сызымнарга, исәп-хисапларга киткәч, йокы качты. Әле теге, әле бу детальне ясатасы бар. Аптырата башлагач, Әхмәтҗанов «дәгъвачы»га әйләнде. Булмаган эшне уйлап табучыга…

      Шул ук вакытта ул эшләгән лабораториядә чыш-пыш сөйләшүләр дә башланды. Әхмәтҗанов яңа прибор уйлап тапкан. Анализны шунда ук күрсәтә икән. Бу бит безнең лаборантларны эшсез калдырачак…

      Бернигә карамастан, прибор әкренләп җыела барды. Кемнәрдер аның яныннан тыныч кына уза алмый, приборның кайбер детальләре юкка да чыга. Ә Әсгать ул детальләрне берне генә ясатмады. Приборы да берәү генә түгел, яшереп куелган «дубляж»ы бар. Шулай булмаганда, сынау көне җиткәч, ул завод территориясендәге агачлар арасына чыгарып атылган приборны тапмаса, нишли алыр иде? Әйе, оятка калачак иде. Әсгатьнең электән килгән үҗәтлеге моңа юл куймады. Комиссия килгәндә, прибор барыбер үз урынында булды һәм хуплау тапты. Кирәк бит!.. Шуңа да карамастан көндәшләре әлеге приборга инструкция, төрле документларны рәсмиләштерү кәгазьләренә