Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин

Читать онлайн.
Название Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими
Автор произведения Масгуд Гайнутдин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02769-4



Скачать книгу

гадәттән тыш ишәюен мәйданга китерә. Моны төньяк-көнчыгыш славян (рус) кенәзлекләренең күз күрмәгән тизлектә күтәрелеп, славян дөньясының алдынгы сызыгына чыгу мисалында ачык күреп була.

      Менә шул рәвешчә норманнар Биармияне эзләүне активлаштырган көннәрдә үк мең ярым еллык биләр халкы һәм мех сәүдәсе муенына варяглар-норманнар, славяннар, хәзәр-болгарлар йөзендә көчәйтелгән үтә хәвефле, һәлакәтле «үлем элмәге» салына. Төньяк сәүдә юлларын саклау, хәвефсезләндерү битлеге астында үткәрелгән хәзәр идарә даирәләренең бу көчәйтелгән мәкерле дошманлык һөҗүмендә болгарларга Урта Идел төбәгендә – Биләр «автономия»сендә тамырлану, анда каганлыкның «бишенче колоннасы»на әйләнеп, җиңмәс «халык – дәүләт» булып яшәгән мех сәүдәсе берләшмәсен җитәкче органсыз калдыру бурычы йөкләтелә. Бернинди тәэсиргә бирелми яшәү ысулын булдырган болгарларны күзгә күренмәс бер рәвештә эчтән параличлау, җансызландыру, тарату чарасы коралына, ягъни тарихи формалашу юлына баскан дәһшәтле, һәлакәтле һөҗүмнең иң хәлиткеч, туктаусыз эшчәнлек халәтендә яшәүче, шул максатка хезмәттә булырга тиешле иң җаваплы элементка әйләндерәләр. Болгарлары гына түгел, хәтта аларның аталмасы киләчәк тарихында, шуннан соңгы татарларның яшәешендә, бүгенге көнгә кадәр шул шомлы йөкләмәсенә иң тугрылыклы хезмәттә яши. Шул көннәрдән соңгы куркыныч җимерелү этапларына әйләнгән тарихында, татар халкының намуссызлык юлына баскан җавапсыз, булдыксыз, әмма әрсез уллары, фантастик фальсификацияләнгән «болгары» («болгарчы») атамасын, кризислы көннәрдә җанландырып, алдашу һәм хәрәмләшү тозагы итеп файдаланалар. Идел буена күченгән болгар-хәзәрләрнең шомлы йөкләмәсен өрәккә (жупелга) генә әйләнеп калырлык эчтәлексезләндереп, аны «җиңел акча эшләү кәсебе»нә һәм эшлексез, җавапсыз дәрәҗә алу чарасына – «җиңел кәсепкә» әйләндерүче «шәп татар егетләренә» акча түләүче һәм «дәрәҗә» бирүчеләрне әзерләүдә дә тарих кимчелеккә урын калдырмаган…

      Биләр халкының эчке эшләренә хәзәр һәм болгарларның моңарчы тарихта күрелмәгән рәвештә тыкшынуы – «үзләре утырган ботакны» кисүгә алынулары – үзләренең тарихи язмышларына да котылгысыз тискәре тәэсир ясый, иң аянычлы нәтиҗәләргә китерә. ХVIII–ХХ гасыр рус тарихи хезмәтләрендә Урта Иделгә күченгән болгарларны «көмеш» («серебряные») болгарлар дип атаулар очраштыргалый. Күрәсең, алар (яки алар файдаланган чыганаклар) бу атаманы борынгы гарәп язмаларында очраткалаганнар: «Нократ (көмеш) болгарлары…». Борынгы гарәп географиясендә Вятка елгасын Нократ (Көмеш-су) дип атыйлар. «Нократ болгарлары» дигән атама болгарларның бу төбәккә күчерелгән заманда «Төньяк сәүдә юлларын сакларга» дигән сылтау белән китерелгәннәрен һәм башта аларның Вятка елгасы буена урнаштырылганлыкларын күрсәтә. (Явыз Иван ачуын хәтерләткән ярсу белән Нократ төбәге татарларының XVI гасырда (1524, 1543, 1551–1553 елларда) «Ар кенәзләренең» Казан ханлыгына килешүсез һәм килешсез һөҗүмнәре дә шул Нократ буенда калган