Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин

Читать онлайн.
Название Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими
Автор произведения Масгуд Гайнутдин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02769-4



Скачать книгу

булгар быстро завершил исламизацию…» дип язу. Илтабарның бу эше – Хәзәр дәүләте белән араларындагы дошманлык, мөнәсәбәтләр киеренкелеге нәтиҗәсе итеп күрсәтү… Ләкин барысын да чынлыктан ерак кына түгел, фальшь, фальсификация дип була. Ибне Фадлан «Сәяхәтнамә»сендә моны акка кара белән ачыктан-ачык искәртә. 922 елның 12 маенда илчелек илтабар ставкасына килеп җитә. 16 майда уздырылган зур җыенда хәлифәнең хатын уку, бүләкләрен тапшыру тантанасы була. 17 майда, җомга көн, тантаналы рәвештә Багдад хәлифәсе исеменә җомга хотбәсе уку мәҗлесе үткәрелә. Өченче көнне илбашы Ибне Фадланны чатырына чакыра да (19 май, якшәмбе) хәлифәнең хатын һәм бүләкләрен илче алдына ташлый һәм: «Мин сезнең төркемне илчелек дип танымыйм», – дип белдерә. Мәзиннең искечә азан әйткәнен күреп, Ибне Фадланның: «Ник мин өйрәткәнчә әйтмисең?» – дигәненә каршы: «Илтабар Алмуш миңа искечә әйтергә боерды», – ди. Шулай итеп, Ибне Фадлан башкалар белән бәйләнешне Болгар әмире шунда ук бөтенләй өзә. Хәлифә илчелеге Болгар йортында чакырылмаган кунак булып кала. Ничек китүләре турында хәбәр хәтта Ибне Фадлан язмасында да юк. Көзге кәрваннан аерылып калмас өчен, күрәсең, Урта Азиягә китүче искил сәүдәгәрләренә тагылып киткәннәр һәм 923 елның маенда Багдадка кайтканнар. Менә шуны тарихта, күз дә йоммыйча, «царь булгар оказал ещё более содействие» диләр.

      Ибне Фадлан сәяхәтнамәсе тарихта искилләрне болгарлардан аерган, алар арасындагы каршылыкны искәрткән шул заманнан сакланган бердәнбер документ булып тора. Бу каршылыкта болгарлар хәзәрләр һәм Әндәлес Әмәвиләре белән, ә искил-сакалибалар Багдад хәлифәлеге белән сәяси бердәмлек (блок) тәшкил итәләр. Бу сәяхәтнамәдә ачыктан-ачык диярлек искәртелә. Шул заман гарәп тарихчылары инде ике йөз еллар Сакалибада яшәүче болгарларны (югарыда телгә алынган Ибне Рустә сүзләрен хәтерлик: «сакалибалар белән хәзәрләр арасындагы җирләрдә яшиләр…») хәтта административ-географик аерым берәмлек итеп күрсәтәләр. Чөнки Урта Азия белән сәүдә бәйләнешендә булган сакалиба мөселманнар Урта Азия дин голямасы һәм тәгълиматы тәэсирендә Азия кыйтгасындагы бердәм ислам үзәге – Багдад хәлифәлегенә багыналар. Шул сәбәпле Багдад хәлифәлегенең дин башлыклары аларны үз төркемнәренең аерылмас бер өлеше, кисәкчәсе дип үз итәләр. Әмәвиләр заманы игътикадын саклаган, Испан Әмәвиләре блогы белән (Хәзәр каганлыгы аша) бәйләнештә торган болгарларны Багдадта үз итмиләр, сәяси чит, дошман лагере элементы дип саныйлар. Шул заманнарда гына Сакалиба (Искилләр) иленә (хәзәрләр ярдәмендә) килеп (күченеп төпләнгән) болгарлар илтабары (илбашы) Мәрван явы көннәрендә, 737 елларда, инде хәзәр каганлыгында бердәм автономия саналган төбәк илбашы булып кала. Искилләр төп халыкны һәм күпчелекне тәшкил иткән төбәктә, Багдад хәлифәлеге (блогы) игътикадындагы мөселманнар көчәя барып, ниһаять, искил һәм болгар мөселманнары арасындагы дини игътикад каршылыклары тәхетенә куркыныч тудыру сызыгына якынлашкач, илтабар Алмуш Багдад хәлифәсе белән килешү сөйләшүләре юлына баскан кыяфәт күрсәтергә